Quran Apps in many lanuages:

Surah Qaf Ayahs #21 Translated in Tatar

إِذْ يَتَلَقَّى الْمُتَلَقِّيَانِ عَنِ الْيَمِينِ وَعَنِ الشِّمَالِ قَعِيدٌ
Ике язучы фәрештәне хәтергә төшер, берсе уң тарафта утырып изге гамәлләрне язар вә берсе сул тарафта утырып гөнаһлы эшләрне язар.
مَا يَلْفِظُ مِنْ قَوْلٍ إِلَّا لَدَيْهِ رَقِيبٌ عَتِيدٌ
Сүз сөйләнмәс, мәгәр сөйләнгән һәрбер сүзне көтеп утыручы фәрештә язар.
وَجَاءَتْ سَكْرَةُ الْمَوْتِ بِالْحَقِّ ۖ ذَٰلِكَ مَا كُنْتَ مِنْهُ تَحِيدُ
Үлем исереклеге хаклык белән килде вә хаклыкны алып килде, ий Адәм баласы, ошбу үлемнән качадыр һәм куркадыр идең, ләкин аннан качып котыла алмассың.
وَنُفِخَ فِي الصُّورِ ۚ ذَٰلِكَ يَوْمُ الْوَعِيدِ
Икенче мәртәбә сурга өрелеп, кешеләр каберләреннән кубарылып мәхшәр җиренә җыелсыннар өчен, вә фәрештәләр: Аллаһуның вәгъдә кылган дәһшәтле хисаб көне менә шулдыр, – диярләр.
وَجَاءَتْ كُلُّ نَفْسٍ مَعَهَا سَائِقٌ وَشَهِيدٌ
Вә һәр кеше килер, вә аның илә бер куып баручы булыр аны мәхшәр җиренә сөрер һәм аның, янында дөньяда кылган эшләреннән хәбәр бирүче фәрештә булыр.

Choose other languages: