Surah Qaf Ayahs #24 Translated in Tatar
وَنُفِخَ فِي الصُّورِ ۚ ذَٰلِكَ يَوْمُ الْوَعِيدِ
Икенче мәртәбә сурга өрелеп, кешеләр каберләреннән кубарылып мәхшәр җиренә җыелсыннар өчен, вә фәрештәләр: Аллаһуның вәгъдә кылган дәһшәтле хисаб көне менә шулдыр, – диярләр.
وَجَاءَتْ كُلُّ نَفْسٍ مَعَهَا سَائِقٌ وَشَهِيدٌ
Вә һәр кеше килер, вә аның илә бер куып баручы булыр аны мәхшәр җиренә сөрер һәм аның, янында дөньяда кылган эшләреннән хәбәр бирүче фәрештә булыр.
لَقَدْ كُنْتَ فِي غَفْلَةٍ مِنْ هَٰذَا فَكَشَفْنَا عَنْكَ غِطَاءَكَ فَبَصَرُكَ الْيَوْمَ حَدِيدٌ
Янә әйтерләр: Бу көннән син дөньяда вакытта гафил идең, һич хәбәрең юк иде, Без синнән ачтык күзендә, колагыңда һәм күңелендә булган пәрдәңне, бу көндә синең күзең үткендер ки, дөньяда кылган бозык вә хата эшләреңне барын да күрерсең.
وَقَالَ قَرِينُهُ هَٰذَا مَا لَدَيَّ عَتِيدٌ
Дөньядагы сакчы фәрештәсе: менә мин аңа сакчы булган кеше, кылган эшләре белән килде – дияр.
أَلْقِيَا فِي جَهَنَّمَ كُلَّ كَفَّارٍ عَنِيدٍ
Җәһәннәмгә салыгыз һәрбер хакка каршы торучы фәсыйк кәферне.
Choose other languages:

Albanian

Amharic

Azerbaijani

Bengali

Bosnian

Bulgarian

Burmese

Chinese

Danish

Dutch

English

Farsi

Filipino

French

Fulah

German

Gujarati

Hausa

Hindi

Indonesian

Italian

Japanese

Jawa

Kazakh

Khmer

Korean

Kurdish

Kyrgyz

Malay

Malayalam

Norwegian

Pashto

Persian

Polish

Portuguese

Punjabi

Russian

Sindhi

Sinhalese

Somali

Spanish

Swahili

Swedish

Tajik

Tamil

Tatar

Telugu

Thai

Turkish

Urdu

Uyghur

Uzbek

Vietnamese

Yoruba
