Quran Apps in many lanuages:

Surah Ibrahim Ayahs #9 Translated in Tatar

وَلَقَدْ أَرْسَلْنَا مُوسَىٰ بِآيَاتِنَا أَنْ أَخْرِجْ قَوْمَكَ مِنَ الظُّلُمَاتِ إِلَى النُّورِ وَذَكِّرْهُمْ بِأَيَّامِ اللَّهِ ۚ إِنَّ فِي ذَٰلِكَ لَآيَاتٍ لِكُلِّ صَبَّارٍ شَكُورٍ
Тәхкыйк Без Мусаны дәлилләр вә могҗизалар белән пәйгамбәр итеп җибәрдек, каумеңне батыл дин караңгылыгыннан чыгарып хак дин яктылыгына керт, дип, вә үткән каумләрнең гыйбрәтле хәлләрен сөйлә, дип, бәла-казага сабыр итеп нигъмәтләргә шөкер итүчеләргә сөйләнгән пәйгамбәрләр хәлендә гыйбрәтләр бар.
وَإِذْ قَالَ مُوسَىٰ لِقَوْمِهِ اذْكُرُوا نِعْمَةَ اللَّهِ عَلَيْكُمْ إِذْ أَنْجَاكُمْ مِنْ آلِ فِرْعَوْنَ يَسُومُونَكُمْ سُوءَ الْعَذَابِ وَيُذَبِّحُونَ أَبْنَاءَكُمْ وَيَسْتَحْيُونَ نِسَاءَكُمْ ۚ وَفِي ذَٰلِكُمْ بَلَاءٌ مِنْ رَبِّكُمْ عَظِيمٌ
Муса әйтте: Ий каумем, Аллаһуның сезгә биргән нигъмәтләрен хәтерләгез! Аллаһ сезне Фиргаун кауменнән коткарды, алар сезне каты ґәзаблыйлар иде вә алар сезнең кыз балаларыгызны калдырып ир балаларыгызны бугазлыйлар иде, вә аларның бу эшләрендә Раббыгыздан сезгә зур бәла бар иде.
وَإِذْ تَأَذَّنَ رَبُّكُمْ لَئِنْ شَكَرْتُمْ لَأَزِيدَنَّكُمْ ۖ وَلَئِنْ كَفَرْتُمْ إِنَّ عَذَابِي لَشَدِيدٌ
Дәхи Раббыгыз сезгә белдерде: Әгәр нигъмәтләремә шөкер итсәгез, нигъмәтемне сезгә арттырырмын, әгәр көферлек кылсагыз, минем ґәзабым бик каты, – дип.
وَقَالَ مُوسَىٰ إِنْ تَكْفُرُوا أَنْتُمْ وَمَنْ فِي الْأَرْضِ جَمِيعًا فَإِنَّ اللَّهَ لَغَنِيٌّ حَمِيدٌ
Муса г-м әйтте: Сез һәм җир өстендәге барча кешеләр кәфер булсагыз, Аллаһ бай, сезгә ихтыяҗе юк вә Ул мактаулы.
أَلَمْ يَأْتِكُمْ نَبَأُ الَّذِينَ مِنْ قَبْلِكُمْ قَوْمِ نُوحٍ وَعَادٍ وَثَمُودَ ۛ وَالَّذِينَ مِنْ بَعْدِهِمْ ۛ لَا يَعْلَمُهُمْ إِلَّا اللَّهُ ۚ جَاءَتْهُمْ رُسُلُهُمْ بِالْبَيِّنَاتِ فَرَدُّوا أَيْدِيَهُمْ فِي أَفْوَاهِهِمْ وَقَالُوا إِنَّا كَفَرْنَا بِمَا أُرْسِلْتُمْ بِهِ وَإِنَّا لَفِي شَكٍّ مِمَّا تَدْعُونَنَا إِلَيْهِ مُرِيبٍ
Әйә сезгә килмәдеме? Сездән элек килеп киткән Нух, Гад вә Сәмуд каумләренең хәбәрләре, Аллаһ аларны хәбәр итте вә алардан соң килгән каумләрнең дә хәбәре килмәдеме? Ул соңгы һәлак булган каумнең санын Аллаһудан башка зат белмәс, аларның рәсүлләре дәлилләр вә могҗизалар белән килде, алар рәсүлләренә ачуланып бармакларын тешләделәр һәм әйттеләр: Сезгә җибәрелгән аятьләргә, әлбәттә, ышанмыйбыз вә сез Аңа гыйбадәт кылырга өндәгән Аллаһ хакында шикләнәбез.

Choose other languages: