Quran Apps in many lanuages:

Surah Ibrahim Ayahs #11 Translated in Tatar

وَإِذْ تَأَذَّنَ رَبُّكُمْ لَئِنْ شَكَرْتُمْ لَأَزِيدَنَّكُمْ ۖ وَلَئِنْ كَفَرْتُمْ إِنَّ عَذَابِي لَشَدِيدٌ
Дәхи Раббыгыз сезгә белдерде: Әгәр нигъмәтләремә шөкер итсәгез, нигъмәтемне сезгә арттырырмын, әгәр көферлек кылсагыз, минем ґәзабым бик каты, – дип.
وَقَالَ مُوسَىٰ إِنْ تَكْفُرُوا أَنْتُمْ وَمَنْ فِي الْأَرْضِ جَمِيعًا فَإِنَّ اللَّهَ لَغَنِيٌّ حَمِيدٌ
Муса г-м әйтте: Сез һәм җир өстендәге барча кешеләр кәфер булсагыз, Аллаһ бай, сезгә ихтыяҗе юк вә Ул мактаулы.
أَلَمْ يَأْتِكُمْ نَبَأُ الَّذِينَ مِنْ قَبْلِكُمْ قَوْمِ نُوحٍ وَعَادٍ وَثَمُودَ ۛ وَالَّذِينَ مِنْ بَعْدِهِمْ ۛ لَا يَعْلَمُهُمْ إِلَّا اللَّهُ ۚ جَاءَتْهُمْ رُسُلُهُمْ بِالْبَيِّنَاتِ فَرَدُّوا أَيْدِيَهُمْ فِي أَفْوَاهِهِمْ وَقَالُوا إِنَّا كَفَرْنَا بِمَا أُرْسِلْتُمْ بِهِ وَإِنَّا لَفِي شَكٍّ مِمَّا تَدْعُونَنَا إِلَيْهِ مُرِيبٍ
Әйә сезгә килмәдеме? Сездән элек килеп киткән Нух, Гад вә Сәмуд каумләренең хәбәрләре, Аллаһ аларны хәбәр итте вә алардан соң килгән каумләрнең дә хәбәре килмәдеме? Ул соңгы һәлак булган каумнең санын Аллаһудан башка зат белмәс, аларның рәсүлләре дәлилләр вә могҗизалар белән килде, алар рәсүлләренә ачуланып бармакларын тешләделәр һәм әйттеләр: Сезгә җибәрелгән аятьләргә, әлбәттә, ышанмыйбыз вә сез Аңа гыйбадәт кылырга өндәгән Аллаһ хакында шикләнәбез.
قَالَتْ رُسُلُهُمْ أَفِي اللَّهِ شَكٌّ فَاطِرِ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ ۖ يَدْعُوكُمْ لِيَغْفِرَ لَكُمْ مِنْ ذُنُوبِكُمْ وَيُؤَخِّرَكُمْ إِلَىٰ أَجَلٍ مُسَمًّى ۚ قَالُوا إِنْ أَنْتُمْ إِلَّا بَشَرٌ مِثْلُنَا تُرِيدُونَ أَنْ تَصُدُّونَا عَمَّا كَانَ يَعْبُدُ آبَاؤُنَا فَأْتُونَا بِسُلْطَانٍ مُبِينٍ
Аларның рәсүлләре әйтте: Әйә сез җирне вә күкләрне тезүче Аллаһуга шик тотасызмы? сезне иманга чакырадыр гөнаһларыгызны ярлыкар өчен һәм билгеләнгән әҗәлегезгә хәтле яшәтер өчен. Кәферләр пәйгамбәрләргә әйттеләр: Сез безнең кеби кешеләрсез, артык җирегез юк, аталарыбыз гыйбадәт кылган сынымларыбыздан туктатырга телисез, безгә ачык ґәламәтләр китерегез.
قَالَتْ لَهُمْ رُسُلُهُمْ إِنْ نَحْنُ إِلَّا بَشَرٌ مِثْلُكُمْ وَلَٰكِنَّ اللَّهَ يَمُنُّ عَلَىٰ مَنْ يَشَاءُ مِنْ عِبَادِهِ ۖ وَمَا كَانَ لَنَا أَنْ نَأْتِيَكُمْ بِسُلْطَانٍ إِلَّا بِإِذْنِ اللَّهِ ۚ وَعَلَى اللَّهِ فَلْيَتَوَكَّلِ الْمُؤْمِنُونَ
Аларга рәсүлләре әйтте: Дөрес без сезнең кеби кешеләрбез, ләкин Аллаһу тәгалә бәндәләре арасыннан үзе теләгәненә ислам динен, ягъни пәйгамбәрлекне ингам кыла, безгә һич дөрес булмый, сезгә могҗиза күрсәтергә, мәгәр Аллаһ теләге белән генә күрсәтәбез, шулай булгач, мөэминләр Аллаһуга гына тәвәккәл кылсынлар!

Choose other languages: