Surah Hud Ayahs #67 Translated in Tatar
قَالَ يَا قَوْمِ أَرَأَيْتُمْ إِنْ كُنْتُ عَلَىٰ بَيِّنَةٍ مِنْ رَبِّي وَآتَانِي مِنْهُ رَحْمَةً فَمَنْ يَنْصُرُنِي مِنَ اللَّهِ إِنْ عَصَيْتُهُ ۖ فَمَا تَزِيدُونَنِي غَيْرَ تَخْسِيرٍ
Салих әйтте: Уйлап карагыз, мин сезгә Раббым тарафыннан пәйгамбәрлегемә ачык дәлилләр белән килгән булсам вә Ул миңа рәхмәтен биргән булса, шуннан соң шикләнергә урын каламы? Инде мин үземә күп нигъмәт бирүче Раббыма гөнаһлы булсам, ягъни Ул әйткәнчә эш кылмыйча, сез әйткәнчә эш кылсам, ул вакытта мине Аның ґәзабыннан кем коткарыр? Әгәр сез әйткәнчә эш кылсам, әлбәттә, үземә һәлакәттән башка һичнәрсәне арттыра алмам!
وَيَا قَوْمِ هَٰذِهِ نَاقَةُ اللَّهِ لَكُمْ آيَةً فَذَرُوهَا تَأْكُلْ فِي أَرْضِ اللَّهِ وَلَا تَمَسُّوهَا بِسُوءٍ فَيَأْخُذَكُمْ عَذَابٌ قَرِيبٌ
Янә әйтте: Ий каумем, бу дөя минем пәйгамбәрлегемә дәлил булган дөядер. (Чөнки Салихтан кауме: Әгәр хак пәйгамбәр булсаң, дога кылып ошбу таштан дөя чыгар, – диделәр. Салих г-м Аллаһудан сорады һәм, таш ярылып, дөя чыкты). Ул дөягә ихтыяр бирегез, Аллаһ җирендә ашасын вә аңа һичбер зарар тидермәгез, әгәр зарар тидерсәгез, үзегезгә бик тиз ґәзаб ирешер.
فَعَقَرُوهَا فَقَالَ تَمَتَّعُوا فِي دَارِكُمْ ثَلَاثَةَ أَيَّامٍ ۖ ذَٰلِكَ وَعْدٌ غَيْرُ مَكْذُوبٍ
Ләкин Салихны тыңламадылар, дөяне үтерделәр, Салих әйтте: Өч көн торып урыныгызда файдаланыгыз, соңра сезгә ґәзаб ирешер: бу вәгъдә ялган вәгъдә түгел.
فَلَمَّا جَاءَ أَمْرُنَا نَجَّيْنَا صَالِحًا وَالَّذِينَ آمَنُوا مَعَهُ بِرَحْمَةٍ مِنَّا وَمِنْ خِزْيِ يَوْمِئِذٍ ۗ إِنَّ رَبَّكَ هُوَ الْقَوِيُّ الْعَزِيزُ
Газабыбыз килгән көнне үз рәхмәтебез белән Салихны вә иман китереп, аңа ияргән мөэминнәрне коткардык. Тәхкыйк синең Раббың Аңа карышканнарны ґәзаб кылуда куәтле вә җиңүче.
وَأَخَذَ الَّذِينَ ظَلَمُوا الصَّيْحَةُ فَأَصْبَحُوا فِي دِيَارِهِمْ جَاثِمِينَ
Дөяне үтерүче залимнәрне бер каты тавыш тотты, шул тавыш белән барчалары урыннарында һәлак булдылар.
Choose other languages:

Albanian

Amharic

Azerbaijani

Bengali

Bosnian

Bulgarian

Burmese

Chinese

Danish

Dutch

English

Farsi

Filipino

French

Fulah

German

Gujarati

Hausa

Hindi

Indonesian

Italian

Japanese

Jawa

Kazakh

Khmer

Korean

Kurdish

Kyrgyz

Malay

Malayalam

Norwegian

Pashto

Persian

Polish

Portuguese

Punjabi

Russian

Sindhi

Sinhalese

Somali

Spanish

Swahili

Swedish

Tajik

Tamil

Tatar

Telugu

Thai

Turkish

Urdu

Uyghur

Uzbek

Vietnamese

Yoruba
