Quran Apps in many lanuages:

Surah Hud Ayahs #37 Translated in Tatar

قَالَ إِنَّمَا يَأْتِيكُمْ بِهِ اللَّهُ إِنْ شَاءَ وَمَا أَنْتُمْ بِمُعْجِزِينَ
Нух әйтте: Ул ґәзабны әгәр теләсә, фәкать Аллаһ үзе китерер, ґәзаб килгәндә сез Аллаһуны гаҗиз кыла алмассыз.
وَلَا يَنْفَعُكُمْ نُصْحِي إِنْ أَرَدْتُ أَنْ أَنْصَحَ لَكُمْ إِنْ كَانَ اللَّهُ يُرِيدُ أَنْ يُغْوِيَكُمْ ۚ هُوَ رَبُّكُمْ وَإِلَيْهِ تُرْجَعُونَ
Әгәр мин сезне вәгазь кылырга теләсәм дә минем вәгазем сезгә һич файда бирми, әгәр Аллаһ сезне аздырырга теләсә – аздырыр. Ул сезнең Раббыгыз, ни теләсә – шуны эшләр, вә ахырда Аңа кайтарылырсыз.
أَمْ يَقُولُونَ افْتَرَاهُ ۖ قُلْ إِنِ افْتَرَيْتُهُ فَعَلَيَّ إِجْرَامِي وَأَنَا بَرِيءٌ مِمَّا تُجْرِمُونَ
Яки алар бу сүзләрне Мухәммәд Аллаһуга ифтира кылып ялган сөйли диләрме? Ә син аларга әйт: Әгәр ифтира кылып ялган сөйләсәм, бит гөнаһы да үземә булыр, ләкин мин сез эшли торган гөнаһлы эшләрдән бизүчемен.
وَأُوحِيَ إِلَىٰ نُوحٍ أَنَّهُ لَنْ يُؤْمِنَ مِنْ قَوْمِكَ إِلَّا مَنْ قَدْ آمَنَ فَلَا تَبْتَئِسْ بِمَا كَانُوا يَفْعَلُونَ
Дәхи Нухка вәхий булды: синең каумеңнән иман китерәселәре иман китерделәр, инде калганнары иман китермәсләр, аларның кылган кабәхәт эшләре өчен кайгырмагыл!
وَاصْنَعِ الْفُلْكَ بِأَعْيُنِنَا وَوَحْيِنَا وَلَا تُخَاطِبْنِي فِي الَّذِينَ ظَلَمُوا ۚ إِنَّهُمْ مُغْرَقُونَ
Вә көймә яса, Безнең күз алдыбызда һәм Безнең өйрәтүебез белән, ләкин мөселман булмаган кешеләр өчен Безгә дога кылмагыл аларны ґәзабдан коткар, дип, чөнки ул залимнәр Туфан суына батып һәлак булачаклар.

Choose other languages: