Quran Apps in many lanuages:

Surah Hud Ayahs #40 Translated in Tatar

وَأُوحِيَ إِلَىٰ نُوحٍ أَنَّهُ لَنْ يُؤْمِنَ مِنْ قَوْمِكَ إِلَّا مَنْ قَدْ آمَنَ فَلَا تَبْتَئِسْ بِمَا كَانُوا يَفْعَلُونَ
Дәхи Нухка вәхий булды: синең каумеңнән иман китерәселәре иман китерделәр, инде калганнары иман китермәсләр, аларның кылган кабәхәт эшләре өчен кайгырмагыл!
وَاصْنَعِ الْفُلْكَ بِأَعْيُنِنَا وَوَحْيِنَا وَلَا تُخَاطِبْنِي فِي الَّذِينَ ظَلَمُوا ۚ إِنَّهُمْ مُغْرَقُونَ
Вә көймә яса, Безнең күз алдыбызда һәм Безнең өйрәтүебез белән, ләкин мөселман булмаган кешеләр өчен Безгә дога кылмагыл аларны ґәзабдан коткар, дип, чөнки ул залимнәр Туфан суына батып һәлак булачаклар.
وَيَصْنَعُ الْفُلْكَ وَكُلَّمَا مَرَّ عَلَيْهِ مَلَأٌ مِنْ قَوْمِهِ سَخِرُوا مِنْهُ ۚ قَالَ إِنْ تَسْخَرُوا مِنَّا فَإِنَّا نَسْخَرُ مِنْكُمْ كَمَا تَسْخَرُونَ
Нух көймә ясый башлады, һәркайчан олугълары Нух яныннан үтеп китсәләр, пәйгамбәр балтачы булган, дип, төрлечә көлеп мәсхәрә кылып үтәләр иде. Нух әйтте: Бүген сез безне мәсхәрә кылсагыз, иртәгә без сезне мәсхәрә кылырбыз, сез мәсхәрә кылган кеби.
فَسَوْفَ تَعْلَمُونَ مَنْ يَأْتِيهِ عَذَابٌ يُخْزِيهِ وَيَحِلُّ عَلَيْهِ عَذَابٌ مُقِيمٌ
Кемгә рисвай кылучы ґәзаб килгәнен тиздән белерсез, һәм кемгә мәңгелек ґәзаб булачагын белерсез!
حَتَّىٰ إِذَا جَاءَ أَمْرُنَا وَفَارَ التَّنُّورُ قُلْنَا احْمِلْ فِيهَا مِنْ كُلٍّ زَوْجَيْنِ اثْنَيْنِ وَأَهْلَكَ إِلَّا مَنْ سَبَقَ عَلَيْهِ الْقَوْلُ وَمَنْ آمَنَ ۚ وَمَا آمَنَ مَعَهُ إِلَّا قَلِيلٌ
Безнең ґәзаб белән әмеребез килеп, хәтта җирдән су кайнап чыга башлагач, әйттек: Ий Нух, һәр хайваннан ирле хатынлы итеп берәр пар һәм иман китергән кешеләрне вә өй җәмәгатеңне көймәгә алып кер, мәгәр алар хакында Аллаһудан алар көферлек кылдылар дигән сүз булган бер хатының илә бер угълың көймәгә кермәсләр. Әмма Нухка бик аз кешеләр иман китерделәр.

Choose other languages: