Quran Apps in many lanuages:

Surah Hud Ayahs #13 Translated in Tatar

وَلَئِنْ أَذَقْنَا الْإِنْسَانَ مِنَّا رَحْمَةً ثُمَّ نَزَعْنَاهَا مِنْهُ إِنَّهُ لَيَئُوسٌ كَفُورٌ
Әгәр кешегә башта рәхмәтебездән нигъмәт биреп, соңра ул нигъмәтне алсак, әлбәттә, ул кеше Аллаһудан өметсез булып кәфер була.
وَلَئِنْ أَذَقْنَاهُ نَعْمَاءَ بَعْدَ ضَرَّاءَ مَسَّتْهُ لَيَقُولَنَّ ذَهَبَ السَّيِّئَاتُ عَنِّي ۚ إِنَّهُ لَفَرِحٌ فَخُورٌ
Әгәр бер кешегә башта зарар биреп, соңра зарарны алып нигъмәт бирсәк, әлбәттә, ул кеше зарарны бүтән күрмәс төсле итеп, тәхкыйк зарарлы нәрсә миннән китте, дияр! Вә ул, әлбәттә, шатланыр һәм тәкәбберләнер, баштагы хәлен онытыр.
إِلَّا الَّذِينَ صَبَرُوا وَعَمِلُوا الصَّالِحَاتِ أُولَٰئِكَ لَهُمْ مَغْفِرَةٌ وَأَجْرٌ كَبِيرٌ
Мәгәр бәла-казага чыдап изге гамәлләр кылучыларга Аллаһуның ярлыкавы вә олугъ җәннәт нигъмәтләре булачак.
فَلَعَلَّكَ تَارِكٌ بَعْضَ مَا يُوحَىٰ إِلَيْكَ وَضَائِقٌ بِهِ صَدْرُكَ أَنْ يَقُولُوا لَوْلَا أُنْزِلَ عَلَيْهِ كَنْزٌ أَوْ جَاءَ مَعَهُ مَلَكٌ ۚ إِنَّمَا أَنْتَ نَذِيرٌ ۚ وَاللَّهُ عَلَىٰ كُلِّ شَيْءٍ وَكِيلٌ
Тәхкыйк син куярсың үзеңә вәхий ителгән бәгъзе хөкемне һәм кәферләрнең: Кәшки аңа күктән фәрештә иңсә иде, яки аңа байлык килсә иде, – дигән сүзләренә кайгырасың. Ягъни мөшрикләр Мухәммәд г-мнән сынымнарыбызны гаепләмә дип үтенделәр, шуннан соң сынымнарны гаепләмәс булды. Аллаһу тәгалә пәйгамбәрне бу эше белән бәгъзе хөкемне куясыңмы, дип, тәнкыйть итте. Синең пәйгамбәрлек эшең фәкать Аллаһ хөкемнәрен кешеләргә ирештерү, иманга көчләү синең эшең түгел. Аллаһ һәрнәрсәгә вәкил.
أَمْ يَقُولُونَ افْتَرَاهُ ۖ قُلْ فَأْتُوا بِعَشْرِ سُوَرٍ مِثْلِهِ مُفْتَرَيَاتٍ وَادْعُوا مَنِ اسْتَطَعْتُمْ مِنْ دُونِ اللَّهِ إِنْ كُنْتُمْ صَادِقِينَ
Әйә ул мөшрикләр: Мухәммәд үзе уйлап чыгарды да аннары Аллаһуга ифтира кыла, – дип әйтәләрме? Син әйт: Сез дә Коръән сүрәләре кеби ун сүрә китерегез дә аннары шуны Аллаһуга ифтира кылыгыз һәм Аллаһудан башка ярдәм өстәмәк мөмкин булган нәрсәләрне ярдәмгә чакырыгыз, әгәр дөрес сөйләүчеләрдән булсагыз!

Choose other languages: