Quran Apps in many lanuages:

Surah Ghafir Ayahs #74 Translated in Tatar

الَّذِينَ كَذَّبُوا بِالْكِتَابِ وَبِمَا أَرْسَلْنَا بِهِ رُسُلَنَا ۖ فَسَوْفَ يَعْلَمُونَ
Китабыбыз Коръәнне инкяр итүчеләр рәсүлләребез белән җибәргән дәлилләрне вә могъҗизаларны дә ялганга тоттылар, бу кабахәт эшләренең җәзасын тиздән күрерләр.
إِذِ الْأَغْلَالُ فِي أَعْنَاقِهِمْ وَالسَّلَاسِلُ يُسْحَبُونَ
Куллары муеннарына богауланып
فِي الْحَمِيمِ ثُمَّ فِي النَّارِ يُسْجَرُونَ
аяклары зәнҗирләнеп кайнар суга салынсалар, соңра утта яндырылсалар – ул вакытта Аллаһуга каршы сүз әйтә алмаслар.
ثُمَّ قِيلَ لَهُمْ أَيْنَ مَا كُنْتُمْ تُشْرِكُونَ
Соңра аларга әйтелер: Аллаһуга шәрик иткән сынымнарыгыз кайда?
مِنْ دُونِ اللَّهِ ۖ قَالُوا ضَلُّوا عَنَّا بَلْ لَمْ نَكُنْ نَدْعُو مِنْ قَبْلُ شَيْئًا ۚ كَذَٰلِكَ يُضِلُّ اللَّهُ الْكَافِرِينَ
Аллаһудан башка сынымнарыгызны ярдәмгә чакырыгыз! Мөшрикләр әйтерләр: Алар бездән гаиб булдылар безгә күренмиләр, безгә мәгълүм булды ки, сынымнарга гыйбадәт кылуыгыз бушка гына булган икән, алардан бер файда да юклыгын бүген белдек, – дип. Аллаһ Коръән белән гамәл кылмаучы һәрбер кәферне шулай адаштырадыр.

Choose other languages: