Quran Apps in many lanuages:

Surah Ghafir Ayahs #61 Translated in Tatar

لَخَلْقُ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ أَكْبَرُ مِنْ خَلْقِ النَّاسِ وَلَٰكِنَّ أَكْثَرَ النَّاسِ لَا يَعْلَمُونَ
Җирне вә күкләрне халык кылу, әлбәттә, үлгән кешеләрне яңадан тергезүгә караганда олугърак эштер, ләкин шуны күбрәк кешеләр белмиләр, хайван кебиләр.
وَمَا يَسْتَوِي الْأَعْمَىٰ وَالْبَصِيرُ وَالَّذِينَ آمَنُوا وَعَمِلُوا الصَّالِحَاتِ وَلَا الْمُسِيءُ ۚ قَلِيلًا مَا تَتَذَكَّرُونَ
Сукыр кеше күзле кеше белән бертигез була алмас, һәм дә чын иманлы, күп изге гамәлле хак мөэмин, әлбәттә, имансыз, динсез бозыклыкка чумган явыз кеше белән мәңге бертигез булмас. Әнә шундый гыйбрәтле эшләргә бик салкын карыйсыз һәм хак булган вәгазь белән бик аз гына вәгазьләнәсез, шуның өчен яхшылыкларыгыз бик тә аз, әмма бозык эшләрегез бигрәк тә күптер.
إِنَّ السَّاعَةَ لَآتِيَةٌ لَا رَيْبَ فِيهَا وَلَٰكِنَّ أَكْثَرَ النَّاسِ لَا يُؤْمِنُونَ
Кыямәт көне, әлбәттә, киләчәк, килүендә һич шик юк, ләкин кешеләрнең, күбрәге ышанмыйлар.
وَقَالَ رَبُّكُمُ ادْعُونِي أَسْتَجِبْ لَكُمْ ۚ إِنَّ الَّذِينَ يَسْتَكْبِرُونَ عَنْ عِبَادَتِي سَيَدْخُلُونَ جَهَنَّمَ دَاخِرِينَ
Раббыгыз әйтте: Миңа гыйбадәт итегез һәм дога кылыгыз, Мин кабул итеп әҗерләрен бирермен. Әмма Миңа гыйбадәт итүдән тәкәбберләнеп баш тарткан кешеләр кечкенә булып хур булган хәлдә җәһәннәм утына тиз керерләр.
اللَّهُ الَّذِي جَعَلَ لَكُمُ اللَّيْلَ لِتَسْكُنُوا فِيهِ وَالنَّهَارَ مُبْصِرًا ۚ إِنَّ اللَّهَ لَذُو فَضْلٍ عَلَى النَّاسِ وَلَٰكِنَّ أَكْثَرَ النَّاسِ لَا يَشْكُرُونَ
Аллаһ сезгә тынычланып ял итәргә караңгы кичне халык кылды, вә көндезне кәсеп итәр өчен сезгә якты кылды, Аллаһ кешеләргә юмартлык иясе, ләкин күбрәк кешеләр бу нигъмәтләргә шөкер итмиләр.

Choose other languages: