Quran Apps in many lanuages:

Surah Ghafir Ayahs #26 Translated in Tatar

ذَٰلِكَ بِأَنَّهُمْ كَانَتْ تَأْتِيهِمْ رُسُلُهُمْ بِالْبَيِّنَاتِ فَكَفَرُوا فَأَخَذَهُمُ اللَّهُ ۚ إِنَّهُ قَوِيٌّ شَدِيدُ الْعِقَابِ
Бу әйтелгән ґәзаблар аларга тиешле булды, төрле могъҗиза вә аятьләр белән аларга пәйгамбәрләр килгәннәр иде, ләкин аларны ялганга тоттылар, шуннан соң Аллаһ аларны ґәзаб белән тотты. Чөнки Ул – Аллаһ куәт иясе вә каты ґәзаб белән үч алучыдыр.
وَلَقَدْ أَرْسَلْنَا مُوسَىٰ بِآيَاتِنَا وَسُلْطَانٍ مُبِينٍ
Тәхкыйк Без Мусаны ачык аятьләр вә могъҗизалар белән җибәрдек.
إِلَىٰ فِرْعَوْنَ وَهَامَانَ وَقَارُونَ فَقَالُوا سَاحِرٌ كَذَّابٌ
Фиргаунгә, Һаманга вә Карунга алар әйттеләр: Ошбу Муса ялганчы вә сихерче, – дип.
فَلَمَّا جَاءَهُمْ بِالْحَقِّ مِنْ عِنْدِنَا قَالُوا اقْتُلُوا أَبْنَاءَ الَّذِينَ آمَنُوا مَعَهُ وَاسْتَحْيُوا نِسَاءَهُمْ ۚ وَمَا كَيْدُ الْكَافِرِينَ إِلَّا فِي ضَلَالٍ
Муса Бездән Аларга хаклык белән пәйгамбәр булып килгәч, алар әйттеләр: Муса ияреп иман китергән мөэминнәрнең ир балаларын үтерегез вә кыз балаларын калдырыгыз, – дип. Әмма залим кәферләрнең юлсыз мәкерләре заигъ булды, бәлки үз башларына бәла булды.
وَقَالَ فِرْعَوْنُ ذَرُونِي أَقْتُلْ مُوسَىٰ وَلْيَدْعُ رَبَّهُ ۖ إِنِّي أَخَافُ أَنْ يُبَدِّلَ دِينَكُمْ أَوْ أَنْ يُظْهِرَ فِي الْأَرْضِ الْفَسَادَ
Фиргаун кавемеңә әйтте: Мине үз ихтыярыма куегыз, мин Мусаны үтерим, минем үтерүемнән котылырга Раббысына дога кылсын, чөнки мин куркамын сезнең динегезне үзенең диненә алыштыруыннан, яки динегезне алыштыра алмаса, Мысыр җирендә сугышып кан түгү кеби бозыклык кылуыннан куркамын, – дип.

Choose other languages: