Quran Apps in many lanuages:

Surah Fussilat Ayahs #26 Translated in Tatar

وَمَا كُنْتُمْ تَسْتَتِرُونَ أَنْ يَشْهَدَ عَلَيْكُمْ سَمْعُكُمْ وَلَا أَبْصَارُكُمْ وَلَا جُلُودُكُمْ وَلَٰكِنْ ظَنَنْتُمْ أَنَّ اللَّهَ لَا يَعْلَمُ كَثِيرًا مِمَّا تَعْمَلُونَ
Сез дөньяда бозык эшләрне кешеләрдән яшереп качып эшләдегез, әмма Аллаһудан һәм үзегезнең әгъзаларыннан яшерә алмадыгыз, һәм ул әгъзаларыгыздан кыямәт көнендә өстебездән торырлар вә безнең зарарга шәһадәт бирерләр дип уйлап карамадыгыз, ләкин сез кылган бозык эшләрегезнең күбрәген Аллаһ белмидер, дип уйладыгыз.
وَذَٰلِكُمْ ظَنُّكُمُ الَّذِي ظَنَنْتُمْ بِرَبِّكُمْ أَرْدَاكُمْ فَأَصْبَحْتُمْ مِنَ الْخَاسِرِينَ
Аллаһ безнең бозык эшләребезнең күбрәген белмидер дигән заныгыз бүген сезне һәлак итте, моның өчен хәсрәтләнүче вә кайгыручы булып әверелдегез.
فَإِنْ يَصْبِرُوا فَالنَّارُ مَثْوًى لَهُمْ ۖ وَإِنْ يَسْتَعْتِبُوا فَمَا هُمْ مِنَ الْمُعْتَبِينَ
Ул Коръән белән гамәл кылмаучылар, әгәр җәһәннәм ґәзабына чыдасалар, аларга утырачак урындыр, әгәр изге гамәлләр кылыр өчен дөньяга кайтарылуны сорасалар, алар дөньяга кайтарылачак түгелләр.
وَقَيَّضْنَا لَهُمْ قُرَنَاءَ فَزَيَّنُوا لَهُمْ مَا بَيْنَ أَيْدِيهِمْ وَمَا خَلْفَهُمْ وَحَقَّ عَلَيْهِمُ الْقَوْلُ فِي أُمَمٍ قَدْ خَلَتْ مِنْ قَبْلِهِمْ مِنَ الْجِنِّ وَالْإِنْسِ ۖ إِنَّهُمْ كَانُوا خَاسِرِينَ
Коръән белән гамәл кылмаганнары өчен Без аларга шайтанны ирекле кылдык, шайтан аларны дөнья байлыгы белән алдаган кеби батыл дин, бидеґәт гамәлләр, хорафатлар белән дә алдады, ахирәттән мәхрүм итте, ґәзаб кылырбыз дигән сүзебез аларга лязем булды, болар да элек үтеп киткән Без һәлак иткән кешеләр вә җеннәр җөмләсеннәндерләр, инде алар барчасы мәңгегә ґәзаб белән хәсрәттә калучылардыр.
وَقَالَ الَّذِينَ كَفَرُوا لَا تَسْمَعُوا لِهَٰذَا الْقُرْآنِ وَالْغَوْا فِيهِ لَعَلَّكُمْ تَغْلِبُونَ
Коръән Кәримне кем генә укыса да, кәферләр әйтәләр: Коръән сүзләренә колак салмагыз, тыңламагыз, Коръән укучыны укудан туктатыр өчен юк-бар сүзләр белән кычкырышып сөйләшегез, – дип.

Choose other languages: