Quran Apps in many lanuages:

Surah Fatir Ayahs #42 Translated in Tatar

إِنَّ اللَّهَ عَالِمُ غَيْبِ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ ۚ إِنَّهُ عَلِيمٌ بِذَاتِ الصُّدُورِ
Аллаһ җирдәге вә күкләрдәге яшерен нәрсәләрне белүче, вә Ул кешеләрнең күкрәкләре эчеңдәге нәрсәләрне шиксез белүчедер.
هُوَ الَّذِي جَعَلَكُمْ خَلَائِفَ فِي الْأَرْضِ ۚ فَمَنْ كَفَرَ فَعَلَيْهِ كُفْرُهُ ۖ وَلَا يَزِيدُ الْكَافِرِينَ كُفْرُهُمْ عِنْدَ رَبِّهِمْ إِلَّا مَقْتًا ۖ وَلَا يَزِيدُ الْكَافِرِينَ كُفْرُهُمْ إِلَّا خَسَارًا
Ул – Аллаһ сезне җир өстенә вакытлыча хуҗа кылды. Һәм берәү имансыз, динсез булса, әлбәттә, зарары үзенәдер, имансызларның имансызлыклары Раббылары хозурында каты ачуны гына арттырыр, дәхи аларның имансызлыклары хәсрәтләрен генә арттырыр.
قُلْ أَرَأَيْتُمْ شُرَكَاءَكُمُ الَّذِينَ تَدْعُونَ مِنْ دُونِ اللَّهِ أَرُونِي مَاذَا خَلَقُوا مِنَ الْأَرْضِ أَمْ لَهُمْ شِرْكٌ فِي السَّمَاوَاتِ أَمْ آتَيْنَاهُمْ كِتَابًا فَهُمْ عَلَىٰ بَيِّنَتٍ مِنْهُ ۚ بَلْ إِنْ يَعِدُ الظَّالِمُونَ بَعْضُهُمْ بَعْضًا إِلَّا غُرُورًا
Мөшрикләргә әйт: Күрәсезме, Аллаһудан башка Илаһә тоткан сынымнарыгыз җир өстендә нәрсә халык кылдылар, миңа күрсәтегез! Яки аларның күкләрне халык кылуда Аллаһ белән бертигез Илаһәлары бармы, яки Без аларга Аллаһуның шәриге тиңдәше бар дип өйрәткән китапны иңдердекме, мөшриклекне шул китаптан өйрәнгән булыр иделәр. Мөшрикләрнең берберсенә яхшы сүзләре булмас, мәгәр сынымнарыгызга гыйбадәт кылыгыз, алар сезгә шәфәгать итәрләр дип берберсен алдарлар.
إِنَّ اللَّهَ يُمْسِكُ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضَ أَنْ تَزُولَا ۚ وَلَئِنْ زَالَتَا إِنْ أَمْسَكَهُمَا مِنْ أَحَدٍ مِنْ بَعْدِهِ ۚ إِنَّهُ كَانَ حَلِيمًا غَفُورًا
Аллаһ җирне вә күкләрне төшеп китүләреннән үзенең кодрәте белән тотадыр, әгәр җир вә күкләр урыннарыннан китсәләр, соңра аларны Аллаһудан башка тотып калучы һич булмас иде. Ул – Аллаһ йомшаклык кылучы вә ярлыкаучы булды.
وَأَقْسَمُوا بِاللَّهِ جَهْدَ أَيْمَانِهِمْ لَئِنْ جَاءَهُمْ نَذِيرٌ لَيَكُونُنَّ أَهْدَىٰ مِنْ إِحْدَى الْأُمَمِ ۖ فَلَمَّا جَاءَهُمْ نَذِيرٌ مَا زَادَهُمْ إِلَّا نُفُورًا
Мәккә мөшрикләре, Коръән иңмәс борын, Аллаһ исеме илә ант итеп әйттеләр: Әгәр безгә Аллаһудан китап иңеп пәйгамбәр килсә, яһүд белән насарага караганда без туры юлга ныграк күнелгән булыр идек, – дип. Аларга Коръән белән пәйгамбәр килгәч, аларга Ислам диненнән өркеп качуны гына арттырды.

Choose other languages: