Quran Apps in many lanuages:

Surah Fatir Ayahs #38 Translated in Tatar

وَقَالُوا الْحَمْدُ لِلَّهِ الَّذِي أَذْهَبَ عَنَّا الْحَزَنَ ۖ إِنَّ رَبَّنَا لَغَفُورٌ شَكُورٌ
Алар җәннәтләргә кергәч әйтерләр: Хакыйкый безнең кайгыбызны бетерүче Аллаһугадыр мактау, дөреслектә безнең Раббыбыз гөнаһларны ярлыкаучы, һәм Коръән белән гамәл кылуның хакын җәннәт белән түләүче.
الَّذِي أَحَلَّنَا دَارَ الْمُقَامَةِ مِنْ فَضْلِهِ لَا يَمَسُّنَا فِيهَا نَصَبٌ وَلَا يَمَسُّنَا فِيهَا لُغُوبٌ
Аллаһ үзенең рәхмәте вә юмартлыгы белән җәннәткә кертте, җәннәтне безгә тора торган урын кылды, безгә анда бернинди мәшәкать ирешмәс вә ару-талу да ирешмәс.
وَالَّذِينَ كَفَرُوا لَهُمْ نَارُ جَهَنَّمَ لَا يُقْضَىٰ عَلَيْهِمْ فَيَمُوتُوا وَلَا يُخَفَّفُ عَنْهُمْ مِنْ عَذَابِهَا ۚ كَذَٰلِكَ نَجْزِي كُلَّ كَفُورٍ
Коръән юлыннан бармыйча кәфер булган кешеләргә җәһәннәм ґәзабыдыр, аларга анда үлмәк белән хөкем булмас, үлсәләр ґәзабтан котылыр иделәр, вә алардан җәһәннәм ґәзабы аз гына да җиңеләйтелмәс. Нәкъ шулай ґәзаб кылачакбыз һәрбер ямансызны.
وَهُمْ يَصْطَرِخُونَ فِيهَا رَبَّنَا أَخْرِجْنَا نَعْمَلْ صَالِحًا غَيْرَ الَّذِي كُنَّا نَعْمَلُ ۚ أَوَلَمْ نُعَمِّرْكُمْ مَا يَتَذَكَّرُ فِيهِ مَنْ تَذَكَّرَ وَجَاءَكُمُ النَّذِيرُ ۖ فَذُوقُوا فَمَا لِلظَّالِمِينَ مِنْ نَصِيرٍ
Алар ґәзабның катылыгыннан кычкырышырлар, ий Раббыбыз безне җәһәннәмнән чыгар, элек кылган явыз эшләребездән башка изге гамәлләр кылыр идек, диярләр. Аллаһ әйтер: Әгәр вәгазьләнә торган булсагыз, Без сезгә вәгазьләнерлек озын гомер бирмәдекме? Вә сезне вәгәзьләүче Коръән һәм пәйгамбәр килмәдеме? Инде ґәзабның ачысын татыгыз! Залимнәргә ахирәттә ардәмче юк.
إِنَّ اللَّهَ عَالِمُ غَيْبِ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ ۚ إِنَّهُ عَلِيمٌ بِذَاتِ الصُّدُورِ
Аллаһ җирдәге вә күкләрдәге яшерен нәрсәләрне белүче, вә Ул кешеләрнең күкрәкләре эчеңдәге нәрсәләрне шиксез белүчедер.

Choose other languages: