Quran Apps in many lanuages:

Surah Az-Zukhruf Ayahs #50 Translated in Tatar

وَلَقَدْ أَرْسَلْنَا مُوسَىٰ بِآيَاتِنَا إِلَىٰ فِرْعَوْنَ وَمَلَئِهِ فَقَالَ إِنِّي رَسُولُ رَبِّ الْعَالَمِينَ
Тәхкыйк Без Мусаны аятьләр вә могҗизалар белән Фиргаунгә вә аның олугъларына җибәрдек, һәм Муса аларга мин барча галәмне тәрбияләүче Аллаһ пәйгамбәремен, диде.
فَلَمَّا جَاءَهُمْ بِآيَاتِنَا إِذَا هُمْ مِنْهَا يَضْحَكُونَ
Муса аларга ачык аятьләр вә могҗизалар илә килгәч, Мусадан вә Мусаның хак эшеннән көлделәр.
وَمَا نُرِيهِمْ مِنْ آيَةٍ إِلَّا هِيَ أَكْبَرُ مِنْ أُخْتِهَا ۖ وَأَخَذْنَاهُمْ بِالْعَذَابِ لَعَلَّهُمْ يَرْجِعُونَ
Без аларга могҗизаларны күрсәткән саен арттырыбрак вә ахыргысын әүвәлгесеннән зуррак итеп күрсәттек. Без аларны ґәзаб белән тоттык, шаять исән калганнары көферлектән иманга кайтырлар дип.
وَقَالُوا يَا أَيُّهَ السَّاحِرُ ادْعُ لَنَا رَبَّكَ بِمَا عَهِدَ عِنْدَكَ إِنَّنَا لَمُهْتَدُونَ
Фиргауннәр, ґәзабны күргәч, Мусага әйттеләр: Ий сихерче, безнең өчен Раббыңа дога кыл, Ул синең догаңны кабул итәргә вәгъдә иткән иде, әгәр ґәзабтан котылсак, әлбәттә, сиңа ияреп мөселман булыр идек, – дип.
فَلَمَّا كَشَفْنَا عَنْهُمُ الْعَذَابَ إِذَا هُمْ يَنْكُثُونَ
Мусаның догасы сәбәбе белән алардан ґәзабны җибәргән идек, шулвакыт алар вәгъдәләрен, әйткән сүзләрен боздылар.

Choose other languages: