Quran Apps in many lanuages:

Surah Az-Zamar Ayahs #71 Translated in Tatar

وَمَا قَدَرُوا اللَّهَ حَقَّ قَدْرِهِ وَالْأَرْضُ جَمِيعًا قَبْضَتُهُ يَوْمَ الْقِيَامَةِ وَالسَّمَاوَاتُ مَطْوِيَّاتٌ بِيَمِينِهِ ۚ سُبْحَانَهُ وَتَعَالَىٰ عَمَّا يُشْرِكُونَ
Кешеләр Аллаһуны чын тану белән танымадылар вә зурламадылар, бит кыямәт көнендә җирнең һәр катлавы Аллаһ җитәкчелегендә вә Аның мөлкендә булыр, вә күкләрдә Аның кодрәтенә җыелырлар, Аллаһ зурлыгы янында җир-күкләр бер учка сыйган нәрсә кеби булырлар. Ул – Аллаһ мөшрикләр сыйфатлаган тиешсез сыйфатлардан бик бөек.
وَنُفِخَ فِي الصُّورِ فَصَعِقَ مَنْ فِي السَّمَاوَاتِ وَمَنْ فِي الْأَرْضِ إِلَّا مَنْ شَاءَ اللَّهُ ۖ ثُمَّ نُفِخَ فِيهِ أُخْرَىٰ فَإِذَا هُمْ قِيَامٌ يَنْظُرُونَ
Әгәр беренче сурга өрелсә, җирдә вә күкләрдә булган һәр җан иясе үләр яки һушсыз булыр, мәгәр Аллаһ теләгән затлар үлмәсләр. Соңра икенче мәртәбә өрелгәч, һәммә кешеләр каберләреннән чыгып, безгә хәзер ни була инде дип басып торырлар.
وَأَشْرَقَتِ الْأَرْضُ بِنُورِ رَبِّهَا وَوُضِعَ الْكِتَابُ وَجِيءَ بِالنَّبِيِّينَ وَالشُّهَدَاءِ وَقُضِيَ بَيْنَهُمْ بِالْحَقِّ وَهُمْ لَا يُظْلَمُونَ
Хөкем көнендә Раббымның нуры белән мәхшәр җире яктырыр, вә гамәл дәфтәрләре кешеләрнең алларына куелыр, һәм пәйгамбәрләр шәһитләр китерерләр, вә кешеләр арасында гаделлек белән хөкем тәмам булыр, вә аларга гөнаһларын арттырып яки сәвабларын киметеп золым ителмәс.
وَوُفِّيَتْ كُلُّ نَفْسٍ مَا عَمِلَتْ وَهُوَ أَعْلَمُ بِمَا يَفْعَلُونَ
Кылган яхшы вә яман эшләренең җәзасы һәркемгә тәмамән бирелер, Аллаһ бәндәләренең ни кылганнарын белүчедер.
وَسِيقَ الَّذِينَ كَفَرُوا إِلَىٰ جَهَنَّمَ زُمَرًا ۖ حَتَّىٰ إِذَا جَاءُوهَا فُتِحَتْ أَبْوَابُهَا وَقَالَ لَهُمْ خَزَنَتُهَا أَلَمْ يَأْتِكُمْ رُسُلٌ مِنْكُمْ يَتْلُونَ عَلَيْكُمْ آيَاتِ رَبِّكُمْ وَيُنْذِرُونَكُمْ لِقَاءَ يَوْمِكُمْ هَٰذَا ۚ قَالُوا بَلَىٰ وَلَٰكِنْ حَقَّتْ كَلِمَةُ الْعَذَابِ عَلَى الْكَافِرِينَ
Кәферләрне җәмәгать булганнары хәлдә җәһәннәмгә куарлар, җәһәннәм янына килсәләр җәһәннәмнең ишекләре ачылыр, җәһәннәмнең сакчы фәрештәләре әйтерләр: Әйә сезгә Раббыгызның аятьләрен укучы вә ошбу җәһәннәмгә керәчәк көнегез белән куркытучы пәйгамбәрләр килмәдеме? Алар әйтерләр: Әйе, килделәр, сөйләделәр һәм куркыттылар – дип. Ләкин ґәзаб сүзе кәферләргә ваҗеб булды.

Choose other languages: