Quran Apps in many lanuages:

Surah Az-Zamar Ayahs #57 Translated in Tatar

قُلْ يَا عِبَادِيَ الَّذِينَ أَسْرَفُوا عَلَىٰ أَنْفُسِهِمْ لَا تَقْنَطُوا مِنْ رَحْمَةِ اللَّهِ ۚ إِنَّ اللَّهَ يَغْفِرُ الذُّنُوبَ جَمِيعًا ۚ إِنَّهُ هُوَ الْغَفُورُ الرَّحِيمُ
Минем мөэмин бәндәләремә әйткел: Ий бәндәләрем, гөнаһ кылып үзегезгә зарар иткән булсагыз, Аллаһуның рәхмәтеннән өмет өзмәгез, чөнки тәүбә итеп төзәлгәндә Аллаһ гөнаһларны ярлыкаучыдыр, Ул – Аллаһ ярлыкаучы вә рәхимледер.
وَأَنِيبُوا إِلَىٰ رَبِّكُمْ وَأَسْلِمُوا لَهُ مِنْ قَبْلِ أَنْ يَأْتِيَكُمُ الْعَذَابُ ثُمَّ لَا تُنْصَرُونَ
Вә Аллаһуга инәбатлы булыгыз һәм ґәзаб килмәс борын Аллаһуга гыйбадәт кылыгыз вә Аңа итагать итегез, бит ґәзаб килсә, сезгә ярдәм бирелмәс.
وَاتَّبِعُوا أَحْسَنَ مَا أُنْزِلَ إِلَيْكُمْ مِنْ رَبِّكُمْ مِنْ قَبْلِ أَنْ يَأْتِيَكُمُ الْعَذَابُ بَغْتَةً وَأَنْتُمْ لَا تَشْعُرُونَ
Вә сезне сиздермичә генә кинәттән Аллаһ ґәзабы тотмас борын Раббыгыздан иңдерелгән аятьләрнең күркәмрәгенә иярегез, ягъни Аллаһ кушкан эшләрне эшләгез вә Ул тыйган эшләрдән тыелыгыз.
أَنْ تَقُولَ نَفْسٌ يَا حَسْرَتَا عَلَىٰ مَا فَرَّطْتُ فِي جَنْبِ اللَّهِ وَإِنْ كُنْتُ لَمِنَ السَّاخِرِينَ
Аллаһуга гыйбадәт илә итәгатькә ашыгыгыз, Аллаһуның әмерләрендә кимчелек кылганым өчен миңа хәсрәт килде диюдән элек, вә инсафсыз кеше бидеґәтләрне яклап, Коръән хөкемнәрен мәсхәрә итәдер идем, дияр.
أَوْ تَقُولَ لَوْ أَنَّ اللَّهَ هَدَانِي لَكُنْتُ مِنَ الْمُتَّقِينَ
Яки ґәзабны күргәч, кеше әйтер, әгәр Аллаһ миңа һидәят биргән булса тәкъвәләрдән булыр идем.

Choose other languages: