Quran Apps in many lanuages:

Surah At-Tawba Ayahs #47 Translated in Tatar

عَفَا اللَّهُ عَنْكَ لِمَ أَذِنْتَ لَهُمْ حَتَّىٰ يَتَبَيَّنَ لَكَ الَّذِينَ صَدَقُوا وَتَعْلَمَ الْكَاذِبِينَ
Аллаһ синнән хаталыкны гафу итте! Син ни өчен аларга сугыштан калырга рөхсәт бирдең? Туры кешеләрнең турылыгы ачыкланганчы көтәргә идең, ул вакытта кемнәр ялганчы икәнлеген белер идең.
لَا يَسْتَأْذِنُكَ الَّذِينَ يُؤْمِنُونَ بِاللَّهِ وَالْيَوْمِ الْآخِرِ أَنْ يُجَاهِدُوا بِأَمْوَالِهِمْ وَأَنْفُسِهِمْ ۗ وَاللَّهُ عَلِيمٌ بِالْمُتَّقِينَ
Аллаһуга вә ахирәт көненә иман китергән кешеләр синнән рөхсәт сорамаслар Аллаһ юлында мал вә җан белән сугыша торган сугышка бармый калырга. Аллаһ Аның хөкемнәрен бозудан сакланучы тәкъваларны белә.
إِنَّمَا يَسْتَأْذِنُكَ الَّذِينَ لَا يُؤْمِنُونَ بِاللَّهِ وَالْيَوْمِ الْآخِرِ وَارْتَابَتْ قُلُوبُهُمْ فَهُمْ فِي رَيْبِهِمْ يَتَرَدَّدُونَ
Аллаһуга вә ахирәт көненә ышанмаган кешеләр сугыштан калырга синнән рөхсәт сорарлар һәм күңелләреңдә шик булган кешеләр үзләренең шикләнүләре белән хәйран калып йөрерләр.
وَلَوْ أَرَادُوا الْخُرُوجَ لَأَعَدُّوا لَهُ عُدَّةً وَلَٰكِنْ كَرِهَ اللَّهُ انْبِعَاثَهُمْ فَثَبَّطَهُمْ وَقِيلَ اقْعُدُوا مَعَ الْقَاعِدِينَ
Әгәр синең белән сугышка чыгарга теләкләре булса иде, әлбәттә, сугышка кирәк нәрсәләрне хәзерләр иделәр, тик ятулары теләкләре яклыгына дәлилдер, ләкин Аллаһ аларның сугышка чыгуларын мәкруһ күрде, аларны куркаклык вә ялкаулык белән чолгады, аларга шайтан тарафыннан әйтелде: Өйдә утырып калучылар белән бергә калыгыз, – дип.
لَوْ خَرَجُوا فِيكُمْ مَا زَادُوكُمْ إِلَّا خَبَالًا وَلَأَوْضَعُوا خِلَالَكُمْ يَبْغُونَكُمُ الْفِتْنَةَ وَفِيكُمْ سَمَّاعُونَ لَهُمْ ۗ وَاللَّهُ عَلِيمٌ بِالظَّالِمِينَ
Әгәр алар сезнең белән чыксалар да арагызда бозыклык кылып зарардан башканы арттырмаслар иде, арагызда фетнә булдыруны гына карап йөрерләр иде. Дәхи арагызда сезнең зарарыгызга сүз йөртүчеләр дә бар. Аларның сугышка чыкмаулары хәерле булды. Аллаһ галимнәрне белүче.

Choose other languages: