Quran Apps in many lanuages:

Surah At-Tawba Ayahs #49 Translated in Tatar

إِنَّمَا يَسْتَأْذِنُكَ الَّذِينَ لَا يُؤْمِنُونَ بِاللَّهِ وَالْيَوْمِ الْآخِرِ وَارْتَابَتْ قُلُوبُهُمْ فَهُمْ فِي رَيْبِهِمْ يَتَرَدَّدُونَ
Аллаһуга вә ахирәт көненә ышанмаган кешеләр сугыштан калырга синнән рөхсәт сорарлар һәм күңелләреңдә шик булган кешеләр үзләренең шикләнүләре белән хәйран калып йөрерләр.
وَلَوْ أَرَادُوا الْخُرُوجَ لَأَعَدُّوا لَهُ عُدَّةً وَلَٰكِنْ كَرِهَ اللَّهُ انْبِعَاثَهُمْ فَثَبَّطَهُمْ وَقِيلَ اقْعُدُوا مَعَ الْقَاعِدِينَ
Әгәр синең белән сугышка чыгарга теләкләре булса иде, әлбәттә, сугышка кирәк нәрсәләрне хәзерләр иделәр, тик ятулары теләкләре яклыгына дәлилдер, ләкин Аллаһ аларның сугышка чыгуларын мәкруһ күрде, аларны куркаклык вә ялкаулык белән чолгады, аларга шайтан тарафыннан әйтелде: Өйдә утырып калучылар белән бергә калыгыз, – дип.
لَوْ خَرَجُوا فِيكُمْ مَا زَادُوكُمْ إِلَّا خَبَالًا وَلَأَوْضَعُوا خِلَالَكُمْ يَبْغُونَكُمُ الْفِتْنَةَ وَفِيكُمْ سَمَّاعُونَ لَهُمْ ۗ وَاللَّهُ عَلِيمٌ بِالظَّالِمِينَ
Әгәр алар сезнең белән чыксалар да арагызда бозыклык кылып зарардан башканы арттырмаслар иде, арагызда фетнә булдыруны гына карап йөрерләр иде. Дәхи арагызда сезнең зарарыгызга сүз йөртүчеләр дә бар. Аларның сугышка чыкмаулары хәерле булды. Аллаһ галимнәрне белүче.
لَقَدِ ابْتَغَوُا الْفِتْنَةَ مِنْ قَبْلُ وَقَلَّبُوا لَكَ الْأُمُورَ حَتَّىٰ جَاءَ الْحَقُّ وَظَهَرَ أَمْرُ اللَّهِ وَهُمْ كَارِهُونَ
Тәхкыйк ошбу Тәбук сугышыннан элек тә фетнәне булдырырга теләделәр, сине фетнәгә салу өчен һәрбер эштә хыйлаф эш кылдылар, хәтта хаклык килеп Аллаһуның мөэминнәргә ярдәме бирелеп, Аллаһ дине заһир булганга чаклы, гәрчә ислам диненең өскә чыгуын мөшрикләр вә монафикълар яратмасалар да.
وَمِنْهُمْ مَنْ يَقُولُ ائْذَنْ لِي وَلَا تَفْتِنِّي ۚ أَلَا فِي الْفِتْنَةِ سَقَطُوا ۗ وَإِنَّ جَهَنَّمَ لَمُحِيطَةٌ بِالْكَافِرِينَ
Янә кайберләре әйтер: Ий расүлүллаһ! Миңа сугыштан калырга рөхсәт биргел! Мине фетнәгә салмагыл, чөнки мин хатыннарны бик тә яратам, сугышка чыксам, хатыннарга бәйләнермен дип куркам, – дип. Ий Мухәммәд г-м, әгаһ бул! Алар күңелләрендә монафикълык чире булган өчен фетнәгә төштеләр. Җәһәннәм, әлбәттә, кәферләрне вә монафикъларны чорнап алучы.

Choose other languages: