Surah At-Tahrim Ayahs #8 Translated in Tatar
إِنْ تَتُوبَا إِلَى اللَّهِ فَقَدْ صَغَتْ قُلُوبُكُمَا ۖ وَإِنْ تَظَاهَرَا عَلَيْهِ فَإِنَّ اللَّهَ هُوَ مَوْلَاهُ وَجِبْرِيلُ وَصَالِحُ الْمُؤْمِنِينَ ۖ وَالْمَلَائِكَةُ بَعْدَ ذَٰلِكَ ظَهِيرٌ
Ий Хәфсә илә Гаишә, әгәр Аллаһуга тәүбә итсәгез, әлбәттә, тәүбә итәрлек эшегез булды, сезнең күңелегез үзегезгә ваҗеб булган эштән авышты. Әгәр сез расүл зарарына ярдәмләшсәгез, тәхкыйк Аллаһ ул расүл г-мнең хуҗасы вә ярдәмчеседер, вә Җәбраил фәрештә аның ярдәмчеседер, вә мөэминнәрнең яхшылары аның ярдәмчеләредер һәм болардан башка фәрештәләр аңа ярдәмчеләрдер.
عَسَىٰ رَبُّهُ إِنْ طَلَّقَكُنَّ أَنْ يُبْدِلَهُ أَزْوَاجًا خَيْرًا مِنْكُنَّ مُسْلِمَاتٍ مُؤْمِنَاتٍ قَانِتَاتٍ تَائِبَاتٍ عَابِدَاتٍ سَائِحَاتٍ ثَيِّبَاتٍ وَأَبْكَارًا
Әгәр расүл г-м сезне талак кылса, Раббысының аңа яхшырак хатыннарга алыштырмаклыгы өметледер, алар: чын мөслимәләр вә Аллаһуга, Аның һәр сүзенә ышанучы хак мөэминәләр, Аллаһуга вә расүлгә чын итагать итүчеләр, вә гөнаһтан тәүбә итүчеләр, вә Аллаһуга гына гыйбадәт кылучылар, вә рузә тотучылар вә расүлгә итагать өчен һиҗерәт итүчеләр шул сыйфатта булган хатыннар ирдә булган тол хатыннардыр һәм ирдә булмаган кызлардыр. Аллаһ теләсә сезне әнә шундый хатыннарга алыштырыр, димәк.
يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا قُوا أَنْفُسَكُمْ وَأَهْلِيكُمْ نَارًا وَقُودُهَا النَّاسُ وَالْحِجَارَةُ عَلَيْهَا مَلَائِكَةٌ غِلَاظٌ شِدَادٌ لَا يَعْصُونَ اللَّهَ مَا أَمَرَهُمْ وَيَفْعَلُونَ مَا يُؤْمَرُونَ
Ий мөэминнәр үзегезне һәм өй җәмәгатегезне җәһәннәм утыннан саклагыз, ягъни үзегез шәригать хөкемнәрен дөрес үтәп җәмәгатьләрегезгә шәригать хөкемнәрен дөрес өйрәтегез, ул утның утыны – кешеләр һәм ташлардыр. Ул җәһәннәмгә билгеләнгән ґәзаб фәрештәләре бар, алар җәһәннәм әһеленә каты сүзле, каты куллы ґәзаб кылуда бик куәтлеләрдер, алар үзләренә булган боерыкларда Аллаһуга һич хилафлык кылмаслар, Аллаһудан нинди боерык булса – шуны эшләрләр.
يَا أَيُّهَا الَّذِينَ كَفَرُوا لَا تَعْتَذِرُوا الْيَوْمَ ۖ إِنَّمَا تُجْزَوْنَ مَا كُنْتُمْ تَعْمَلُونَ
Ий Коръән белән гамәл кылмыйча кәфер булган кешеләр, бүген инде гозер күрсәтмәгез ґәзабтан котылырга сезгә гозер юк, сез фәкать имансыз, динсез булуыгызның тиешле җәзасын аласыз.
يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا تُوبُوا إِلَى اللَّهِ تَوْبَةً نَصُوحًا عَسَىٰ رَبُّكُمْ أَنْ يُكَفِّرَ عَنْكُمْ سَيِّئَاتِكُمْ وَيُدْخِلَكُمْ جَنَّاتٍ تَجْرِي مِنْ تَحْتِهَا الْأَنْهَارُ يَوْمَ لَا يُخْزِي اللَّهُ النَّبِيَّ وَالَّذِينَ آمَنُوا مَعَهُ ۖ نُورُهُمْ يَسْعَىٰ بَيْنَ أَيْدِيهِمْ وَبِأَيْمَانِهِمْ يَقُولُونَ رَبَّنَا أَتْمِمْ لَنَا نُورَنَا وَاغْفِرْ لَنَا ۖ إِنَّكَ عَلَىٰ كُلِّ شَيْءٍ قَدِيرٌ
Ий мөэминнәр, Аллаһуга тәүбә итегез чын ихлас тәүбә белән, ягъни кылган гөнаһларның һәммәсе өчен үкенеп Аллаһудан гафу сорау белән, Коръән күрсәткән юлга кереп динне ныклап тоту белән һәм тәүбәне һичкайчан бозмау белән тәүбә итегез! Чын тәүбә белән тәүбә итсәгез, Раббыгызның сездән яманлыкларыгызны капламаклыгы һәм асларыннан елгалар ага торган җәннәтләргә кертмәклеге өметледер, шул көндә Аллаһ пәйгамбәрне вә иман китереп пәйгамбәр белән бергә булганнарны рисвай кылмас, аларның нурлары алларыннан вә уңнарыннан йөрер. Алар әйтерләр: Ий Раббыбыз, безгә нурыбызны тутырып бир һәм гөнаһларыбызны ярлыкагыл, тәхкыйк Син һәрнәрсәгә кадирсең!
Choose other languages:

Albanian

Amharic

Azerbaijani

Bengali

Bosnian

Bulgarian

Burmese

Chinese

Danish

Dutch

English

Farsi

Filipino

French

Fulah

German

Gujarati

Hausa

Hindi

Indonesian

Italian

Japanese

Jawa

Kazakh

Khmer

Korean

Kurdish

Kyrgyz

Malay

Malayalam

Norwegian

Pashto

Persian

Polish

Portuguese

Punjabi

Russian

Sindhi

Sinhalese

Somali

Spanish

Swahili

Swedish

Tajik

Tamil

Tatar

Telugu

Thai

Turkish

Urdu

Uyghur

Uzbek

Vietnamese

Yoruba
