Quran Apps in many lanuages:

Surah At-Tahrim Ayahs #6 Translated in Tatar

قَدْ فَرَضَ اللَّهُ لَكُمْ تَحِلَّةَ أَيْمَانِكُمْ ۚ وَاللَّهُ مَوْلَاكُمْ ۖ وَهُوَ الْعَلِيمُ الْحَكِيمُ
Тәхкыйк Аллаһ сезгә өйрәтте кәффарәт түләп антыгыздан чыгуны. Чөнки Мухәммәд г-м Мәрияне үземә хәрам кылдым дип ант итеп әйткән иде. Аллаһ сезнең ярдәмчегездер вә Ул һәрнәрсәне белүче һәм гадел хөкем итүчедер.
وَإِذْ أَسَرَّ النَّبِيُّ إِلَىٰ بَعْضِ أَزْوَاجِهِ حَدِيثًا فَلَمَّا نَبَّأَتْ بِهِ وَأَظْهَرَهُ اللَّهُ عَلَيْهِ عَرَّفَ بَعْضَهُ وَأَعْرَضَ عَنْ بَعْضٍ ۖ فَلَمَّا نَبَّأَهَا بِهِ قَالَتْ مَنْ أَنْبَأَكَ هَٰذَا ۖ قَالَ نَبَّأَنِيَ الْعَلِيمُ الْخَبِيرُ
Расүл г-м бәгъзе хатыннарына яшерен сер итеп әйтте, ягъни Хәфсәгә Мэрияне үзенә хәрам кылганлыгын һәм үзеннән соң Әбү Бәкер халифә булачагын, аннан соң Ґүмәр халифә булачагын сөйләде, һәм бу сүзне һичкемгә сөйләмә, диде. Әмма Хәфсә Мэрия хакындагы серне һәм Әбү Бәкер хакындагы серне Гаишәгә сөйләде. Хәфсә бу серләрне Гаишәгә белдергәч, Аллаһ Хәфсәнең бу серләрне Гаишәгә белдергәнен Мухәммәд г-мгә белдерде, Мухәммәд, г-м Хәфсәнең бу серләрне Гаишәгә сөйләгәнлеген бәгъзесен үзенә әйтте, бәгъзесен әйтмәде. Ягъни ий Хәфсә! Мәрияне үземә хәрам кылганлыгымны ни өчен Гаишәгә сөйләдең, диде, әмма Әбү Бәкер Ґүмәр хакындагы серне кузгатмады, нигә сөйләдең димәде. Мухәммәд г-м Хәфсәгә бу серләрне ник сөйләдең дигәч, Хәфсә: Минем бу серләрне Гаишәгә сөйләгәнлегемне сиңа кем белдерде, – диде. Мухәммәд г-м, һәрнәрсәне белүче вә һәрнәрсәдән хәбәрдар булган Аллаһ белдерде диде.
إِنْ تَتُوبَا إِلَى اللَّهِ فَقَدْ صَغَتْ قُلُوبُكُمَا ۖ وَإِنْ تَظَاهَرَا عَلَيْهِ فَإِنَّ اللَّهَ هُوَ مَوْلَاهُ وَجِبْرِيلُ وَصَالِحُ الْمُؤْمِنِينَ ۖ وَالْمَلَائِكَةُ بَعْدَ ذَٰلِكَ ظَهِيرٌ
Ий Хәфсә илә Гаишә, әгәр Аллаһуга тәүбә итсәгез, әлбәттә, тәүбә итәрлек эшегез булды, сезнең күңелегез үзегезгә ваҗеб булган эштән авышты. Әгәр сез расүл зарарына ярдәмләшсәгез, тәхкыйк Аллаһ ул расүл г-мнең хуҗасы вә ярдәмчеседер, вә Җәбраил фәрештә аның ярдәмчеседер, вә мөэминнәрнең яхшылары аның ярдәмчеләредер һәм болардан башка фәрештәләр аңа ярдәмчеләрдер.
عَسَىٰ رَبُّهُ إِنْ طَلَّقَكُنَّ أَنْ يُبْدِلَهُ أَزْوَاجًا خَيْرًا مِنْكُنَّ مُسْلِمَاتٍ مُؤْمِنَاتٍ قَانِتَاتٍ تَائِبَاتٍ عَابِدَاتٍ سَائِحَاتٍ ثَيِّبَاتٍ وَأَبْكَارًا
Әгәр расүл г-м сезне талак кылса, Раббысының аңа яхшырак хатыннарга алыштырмаклыгы өметледер, алар: чын мөслимәләр вә Аллаһуга, Аның һәр сүзенә ышанучы хак мөэминәләр, Аллаһуга вә расүлгә чын итагать итүчеләр, вә гөнаһтан тәүбә итүчеләр, вә Аллаһуга гына гыйбадәт кылучылар, вә рузә тотучылар вә расүлгә итагать өчен һиҗерәт итүчеләр шул сыйфатта булган хатыннар ирдә булган тол хатыннардыр һәм ирдә булмаган кызлардыр. Аллаһ теләсә сезне әнә шундый хатыннарга алыштырыр, димәк.
يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا قُوا أَنْفُسَكُمْ وَأَهْلِيكُمْ نَارًا وَقُودُهَا النَّاسُ وَالْحِجَارَةُ عَلَيْهَا مَلَائِكَةٌ غِلَاظٌ شِدَادٌ لَا يَعْصُونَ اللَّهَ مَا أَمَرَهُمْ وَيَفْعَلُونَ مَا يُؤْمَرُونَ
Ий мөэминнәр үзегезне һәм өй җәмәгатегезне җәһәннәм утыннан саклагыз, ягъни үзегез шәригать хөкемнәрен дөрес үтәп җәмәгатьләрегезгә шәригать хөкемнәрен дөрес өйрәтегез, ул утның утыны – кешеләр һәм ташлардыр. Ул җәһәннәмгә билгеләнгән ґәзаб фәрештәләре бар, алар җәһәннәм әһеленә каты сүзле, каты куллы ґәзаб кылуда бик куәтлеләрдер, алар үзләренә булган боерыкларда Аллаһуга һич хилафлык кылмаслар, Аллаһудан нинди боерык булса – шуны эшләрләр.

Choose other languages: