Quran Apps in many lanuages:

Surah Ash-Shu'ara Ayahs #49 Translated in Tatar

فَأَلْقَىٰ مُوسَىٰ عَصَاهُ فَإِذَا هِيَ تَلْقَفُ مَا يَأْفِكُونَ
Соңра Муса таягын җиргә ташлады, шулвакыт зур елан булды да тегеләрнең сихер белән елан итеп күрсәткән аркан вә таякларын чәйнәп ашап бетерде.
فَأُلْقِيَ السَّحَرَةُ سَاجِدِينَ
Бу хәлне күргәч сихерчеләр, Аллаһуга сәҗдәгә егылдылар.
قَالُوا آمَنَّا بِرَبِّ الْعَالَمِينَ
Әйттеләр: Галәмнәрне тәрбия итүче Аллаһуга иман китердек.
رَبِّ مُوسَىٰ وَهَارُونَ
Ул – Аллаһ Мусаның вә Һарунның да Раббысыдыр.
قَالَ آمَنْتُمْ لَهُ قَبْلَ أَنْ آذَنَ لَكُمْ ۖ إِنَّهُ لَكَبِيرُكُمُ الَّذِي عَلَّمَكُمُ السِّحْرَ فَلَسَوْفَ تَعْلَمُونَ ۚ لَأُقَطِّعَنَّ أَيْدِيَكُمْ وَأَرْجُلَكُمْ مِنْ خِلَافٍ وَلَأُصَلِّبَنَّكُمْ أَجْمَعِينَ
Фиргаун әйтте: Әйә сез мин рөхсәт бирүдән элек Мусага иман китерәсезме, ул сихер белемендә сезнең олугыгыздыр, сезгә аз гына өйрәткән шуның өчен ул сезне җиңде, бәс минем җәзамны тиз белерсез, әлбәттә, сезнең уң кулыгызны вә сул аякларыгызны кисәрмен һәм барчаларыгызны да асармын, – дип.

Choose other languages: