Quran Apps in many lanuages:

Surah Ash-Shu'ara Ayahs #47 Translated in Tatar

قَالَ لَهُمْ مُوسَىٰ أَلْقُوا مَا أَنْتُمْ مُلْقُونَ
Муса аларга әйтте: Сез әүвәл ташлагыз ташларга дигән нәрсәләрегезне.
فَأَلْقَوْا حِبَالَهُمْ وَعِصِيَّهُمْ وَقَالُوا بِعِزَّةِ فِرْعَوْنَ إِنَّا لَنَحْنُ الْغَالِبُونَ
Һәм сихерчеләр арканнарын вә таякларын ташладылар, вә әйттеләр: Фиргаун олугълыгы белән ант итеп әйтәбез, әлбәттә, без Мусаны җиңәчәкбез, – дип.
فَأَلْقَىٰ مُوسَىٰ عَصَاهُ فَإِذَا هِيَ تَلْقَفُ مَا يَأْفِكُونَ
Соңра Муса таягын җиргә ташлады, шулвакыт зур елан булды да тегеләрнең сихер белән елан итеп күрсәткән аркан вә таякларын чәйнәп ашап бетерде.
فَأُلْقِيَ السَّحَرَةُ سَاجِدِينَ
Бу хәлне күргәч сихерчеләр, Аллаһуга сәҗдәгә егылдылар.
قَالُوا آمَنَّا بِرَبِّ الْعَالَمِينَ
Әйттеләр: Галәмнәрне тәрбия итүче Аллаһуга иман китердек.

Choose other languages: