Quran Apps in many lanuages:

Surah As-Saaffat Ayahs #97 Translated in Tatar

فَرَاغَ عَلَيْهِمْ ضَرْبًا بِالْيَمِينِ
Соңра сынымнарын балта белән бик каты җимерергә тотынды, чөнки башта – сынымнарыгызны валлаһи ватачакмын, дигән иде.
فَأَقْبَلُوا إِلَيْهِ يَزِفُّونَ
Ибраһимнең сынымнарын ватканын ишетеп мөшрикләр йөгереп килделәр, һәм без гыйбадәт кыла торган сынымнарыбызны ник җимердең диделәр.
قَالَ أَتَعْبُدُونَ مَا تَنْحِتُونَ
Ибраһим әйтте: Үзегез агачтан, таштан юнып ясаган нәрсәләргә гыйбадәт кыласызмы?
وَاللَّهُ خَلَقَكُمْ وَمَا تَعْمَلُونَ
Бит үзегезне дә вә сез сыным ясаган агач, ташларны да Аллаһ юктан бар кылды.
قَالُوا ابْنُوا لَهُ بُنْيَانًا فَأَلْقُوهُ فِي الْجَحِيمِ
Хакка каршы ачулары килеп, Намрут патша вә аның олугълары әйттеләр: Таштан зур бина ясагыз, аннары эченә утын тутырып яндырыгыз, кайчан ялкынланып янарга тотынса, ялкын эченә Ибраһимне атыгыз, – дип.

Choose other languages: