Quran Apps in many lanuages:

Surah As-Saaffat Ayahs #99 Translated in Tatar

قَالَ أَتَعْبُدُونَ مَا تَنْحِتُونَ
Ибраһим әйтте: Үзегез агачтан, таштан юнып ясаган нәрсәләргә гыйбадәт кыласызмы?
وَاللَّهُ خَلَقَكُمْ وَمَا تَعْمَلُونَ
Бит үзегезне дә вә сез сыным ясаган агач, ташларны да Аллаһ юктан бар кылды.
قَالُوا ابْنُوا لَهُ بُنْيَانًا فَأَلْقُوهُ فِي الْجَحِيمِ
Хакка каршы ачулары килеп, Намрут патша вә аның олугълары әйттеләр: Таштан зур бина ясагыз, аннары эченә утын тутырып яндырыгыз, кайчан ялкынланып янарга тотынса, ялкын эченә Ибраһимне атыгыз, – дип.
فَأَرَادُوا بِهِ كَيْدًا فَجَعَلْنَاهُمُ الْأَسْفَلِينَ
Алар Ибраһимгә явызлыкны кылырга теләделәр, һәм Без аларның мәкерен буш кылып үзләрен хур иттек, утны Ибраһимгә салкын итеп, пәйгамбәрлегенә дәлил кылдык. Бабил шәһәреңдә Ибраһимгә эш калмады. Аллаһ хөкемнәрен ирештерде, могъҗизалар күрсәтте, инде аңа күчеп китү лязем булды.
وَقَالَ إِنِّي ذَاهِبٌ إِلَىٰ رَبِّي سَيَهْدِينِ
Вә ул әйтте: Раббым әмер иткән урынга күчеп китәмен, әлбәттә, Раббым мине барасы җиремә җиткерер. Ибраһим һәм хатыны картайганнар, балалары юк иде. Шул сәбәпле карт көннәрендә булса да Ибраһим Аллаһудан бала сорады.

Choose other languages: