Quran Apps in many lanuages:

Surah Ar-Rad Ayahs #8 Translated in Tatar

وَفِي الْأَرْضِ قِطَعٌ مُتَجَاوِرَاتٌ وَجَنَّاتٌ مِنْ أَعْنَابٍ وَزَرْعٌ وَنَخِيلٌ صِنْوَانٌ وَغَيْرُ صِنْوَانٍ يُسْقَىٰ بِمَاءٍ وَاحِدٍ وَنُفَضِّلُ بَعْضَهَا عَلَىٰ بَعْضٍ فِي الْأُكُلِ ۚ إِنَّ فِي ذَٰلِكَ لَآيَاتٍ لِقَوْمٍ يَعْقِلُونَ
Җир шары төрле кисәкләрдән тора, мәсәлән: бер өлеше су, бер өлеше игенлек, бер өлеше тау – урманлык вә бер өлеше комлык-сазлык, Аллаһ шулай төзегән вә җимеш бакчалары, игенләр, икешәрләп вә ялгыз үскән хөрмә агачлары – барчасы бер су белән сугарылалар, ашауда тәме белән берсен икенчесеннән артык кылырбыз. Гакылларын эшләткән кешеләр өчен бу нәрсәләрне яратуда Аллаһуның берлегенә, әлбәттә, дәлилләр бар.
وَإِنْ تَعْجَبْ فَعَجَبٌ قَوْلُهُمْ أَإِذَا كُنَّا تُرَابًا أَإِنَّا لَفِي خَلْقٍ جَدِيدٍ ۗ أُولَٰئِكَ الَّذِينَ كَفَرُوا بِرَبِّهِمْ ۖ وَأُولَٰئِكَ الْأَغْلَالُ فِي أَعْنَاقِهِمْ ۖ وَأُولَٰئِكَ أَصْحَابُ النَّارِ ۖ هُمْ فِيهَا خَالِدُونَ
Әгәр син аларның кыямәт көненә ышанмауларына гаҗәпләнсәң, бигрәк тә аларның: Без череп туфрак булганнан соң яңадан терелербезме? Әлбәттә, терелмибез! – дигән сүзләре гаҗәп. Алар үзләренең Раббыларына ышанмаучы кешеләр вә алар ахирәттә муенларында богаулар булачак кешеләрдер һәм алар җәһәннәм утында яначак кешеләрдер, алар җәһәннәм утында мәңге калырлар.
وَيَسْتَعْجِلُونَكَ بِالسَّيِّئَةِ قَبْلَ الْحَسَنَةِ وَقَدْ خَلَتْ مِنْ قَبْلِهِمُ الْمَثُلَاتُ ۗ وَإِنَّ رَبَّكَ لَذُو مَغْفِرَةٍ لِلنَّاسِ عَلَىٰ ظُلْمِهِمْ ۖ وَإِنَّ رَبَّكَ لَشَدِيدُ الْعِقَابِ
Ул ахмаклар яхшылыктан элек явызлыкны ашыктыралар, ягъни тәүбә истигъфарга ашыгыр урынына вәгъдә кылган ґәзабыңны тизрәк китер, дип, үзләренә ґәзабны ашыктыралар, тәхкыйк болар кеби кәферләргә Безнең ґәзабларыбыз булып үтте, гыйбрәтләнеп тәүбә итүләре кирәк иде, тәхкыйк синең Раббың золым вә гөнаһ бәрабәренә камил ярлыкаучы булдыгыннан тәүбә итеп, төзәтүчеләрне гафу ит, вә шуның белән бергә синең Раббың, әлбәттә, кәферләрдән каты ґәзаб белән үч алучы.
وَيَقُولُ الَّذِينَ كَفَرُوا لَوْلَا أُنْزِلَ عَلَيْهِ آيَةٌ مِنْ رَبِّهِ ۗ إِنَّمَا أَنْتَ مُنْذِرٌ ۖ وَلِكُلِّ قَوْمٍ هَادٍ
Коръәнгә ышанмаган кәферләр әйттеләр: Коръәннән башка Мухәммәднең пәйгамбәрлеген дөресләүче Раббысыннан бер галәмәт иңдерелсә, иман китерер идек, – дип. Син фәкать аларны Аллаһ ґәзабы белән куркытучы гына. Каумларнең һәрберсе өчен туры юлга күндерүче пәйгамбәрләре булды. Пәйгамбәрләрдән соң ислам динен яхшы белүче галимләр бар.
اللَّهُ يَعْلَمُ مَا تَحْمِلُ كُلُّ أُنْثَىٰ وَمَا تَغِيضُ الْأَرْحَامُ وَمَا تَزْدَادُ ۖ وَكُلُّ شَيْءٍ عِنْدَهُ بِمِقْدَارٍ
Балага йөкле булган һәр хатынның йөкләгән йөген Аллаһ белә, дәхи хатынлар карыны балага кимчелек китерсә, яки камиллек бирсә – барчасын белә. Аллаһ хозурында һәрнәрсә үлчәү беләндер.

Choose other languages: