Quran Apps in many lanuages:

Surah Ar-Rad Ayahs #27 Translated in Tatar

جَنَّاتُ عَدْنٍ يَدْخُلُونَهَا وَمَنْ صَلَحَ مِنْ آبَائِهِمْ وَأَزْوَاجِهِمْ وَذُرِّيَّاتِهِمْ ۖ وَالْمَلَائِكَةُ يَدْخُلُونَ عَلَيْهِمْ مِنْ كُلِّ بَابٍ
Алар Ґәден исемле җәннәтләргә керерләр, дәхи аларның аталарыннан, балаларыннан, хатынларыннан Коръән белән гамәл кылып изгелек иткәнләре дә Ґәден җәннәтләренә керерләр, вә алар янына һәр ишектән фәрештәләр керерләр.
سَلَامٌ عَلَيْكُمْ بِمَا صَبَرْتُمْ ۚ فَنِعْمَ عُقْبَى الدَّارِ
Әйтерләр: Сезгә сәлам булсын! Тыныч, имин булыгыз! Дөньяда бөтен авырлыкларны күтәреп, хак динне тотканыгыз өчен! Вә бу җәннәтләр сезгә ни хуш нигъмәт.
وَالَّذِينَ يَنْقُضُونَ عَهْدَ اللَّهِ مِنْ بَعْدِ مِيثَاقِهِ وَيَقْطَعُونَ مَا أَمَرَ اللَّهُ بِهِ أَنْ يُوصَلَ وَيُفْسِدُونَ فِي الْأَرْضِ ۙ أُولَٰئِكَ لَهُمُ اللَّعْنَةُ وَلَهُمْ سُوءُ الدَّارِ
Аллаһуга итагать итәргә ґәһед биргәннән соң ґәһедләрен бозучылар, алар Аллаһ киселмәгез, дип, әмер иткәннән соң хак мөселманлардан киселерләр һәм җир өстендә төрле бозыклыклар кылалар, аларга Аллаһуның ләгънәте вә аларга бик яман йорт – җәһәннәм.
اللَّهُ يَبْسُطُ الرِّزْقَ لِمَنْ يَشَاءُ وَيَقْدِرُ ۚ وَفَرِحُوا بِالْحَيَاةِ الدُّنْيَا وَمَا الْحَيَاةُ الدُّنْيَا فِي الْآخِرَةِ إِلَّا مَتَاعٌ
Аллаһ теләгән кешесенә ризыкны киң кылыр вә теләгән кешесенә ризыкны тар кылыр, әмма кәферләр дөнья байлыгы белән шатланырлар. Бит ахирәт алдында дөнья байлыгы алдый торган бик аз гына нәрсә.
وَيَقُولُ الَّذِينَ كَفَرُوا لَوْلَا أُنْزِلَ عَلَيْهِ آيَةٌ مِنْ رَبِّهِ ۗ قُلْ إِنَّ اللَّهَ يُضِلُّ مَنْ يَشَاءُ وَيَهْدِي إِلَيْهِ مَنْ أَنَابَ
Кәферләр әйтәләр: Кәшки Мухәммәдкә Коръәннән башка аның пәйгамбәрлеген куәтләүче бер галәмәт иңдерелсә, иман китерер идек, – дип. Син аларга әйт: Аллаһ үзе теләгән кешеләрне, ягъни кире кешеләрне хак юлдан адаштырыр һәм үзенә итагатьле инсафлы кешеләрне туры юлга күндерер.

Choose other languages: