Quran Apps in many lanuages:

Surah An-Nur Ayahs #15 Translated in Tatar

إِنَّ الَّذِينَ جَاءُوا بِالْإِفْكِ عُصْبَةٌ مِنْكُمْ ۚ لَا تَحْسَبُوهُ شَرًّا لَكُمْ ۖ بَلْ هُوَ خَيْرٌ لَكُمْ ۚ لِكُلِّ امْرِئٍ مِنْهُمْ مَا اكْتَسَبَ مِنَ الْإِثْمِ ۚ وَالَّذِي تَوَلَّىٰ كِبْرَهُ مِنْهُمْ لَهُ عَذَابٌ عَظِيمٌ
Сездән бер җәмәгать синең алдыңа: Гаишә разыйәллаһу ґәнһә зина кылды, – дип зур ифтира белән килде. Ий Мухәммәд г-м вә Гаишә: сез бу ифтираны үзегезгә зарарлы дип уйламагыз, бәлки сезнең өчен хәерледер. Ул ифтира итүче җәмәгатьнең һәр берсенә булачактыр кәсеп иткәннәре хәтле гөнаһ. Алардан олугъ ифтираны башлап сөйләүчегә ахирәттә олугъ ґәзаб булыр.
لَوْلَا إِذْ سَمِعْتُمُوهُ ظَنَّ الْمُؤْمِنُونَ وَالْمُؤْمِنَاتُ بِأَنْفُسِهِمْ خَيْرًا وَقَالُوا هَٰذَا إِفْكٌ مُبِينٌ
Ни өчен ул хәбәрне ишеткәч күңелегездән яхшы уй уйламадыгыз, мөэмин ирләр вә мөэминә хатыннар үзләре хакында яхшылыкны уйлаганнары кеби, вә ни өчен бу хәбәр ачык ялган дип әйтмәдегез.
لَوْلَا جَاءُوا عَلَيْهِ بِأَرْبَعَةِ شُهَدَاءَ ۚ فَإِذْ لَمْ يَأْتُوا بِالشُّهَدَاءِ فَأُولَٰئِكَ عِنْدَ اللَّهِ هُمُ الْكَاذِبُونَ
Гаишә зина кыйлды диючеләр дүрт шаһид китерсәләр иде, әгәр дүрт шаһид китермәсәләр, алар Аллаһ хозурында ялганчылардыр.
وَلَوْلَا فَضْلُ اللَّهِ عَلَيْكُمْ وَرَحْمَتُهُ فِي الدُّنْيَا وَالْآخِرَةِ لَمَسَّكُمْ فِي مَا أَفَضْتُمْ فِيهِ عَذَابٌ عَظِيمٌ
Әгәр сезгә дөньяда вә ахирәттә Аллаһуның фазълы вә рәхмәте булмаса иде, әлбәттә, ий сез ялган сөйләүчеләр төшкән гөнаһыгыз сәбәпле сезне олугъ ґәзаб тотар иде.
إِذْ تَلَقَّوْنَهُ بِأَلْسِنَتِكُمْ وَتَقُولُونَ بِأَفْوَاهِكُمْ مَا لَيْسَ لَكُمْ بِهِ عِلْمٌ وَتَحْسَبُونَهُ هَيِّنًا وَهُوَ عِنْدَ اللَّهِ عَظِيمٌ
Ул зина хәбәрен телегез белән каршы аласыз, аннары авызыгыз белән сөйлисез, ләкин ул хәбәр хакында белемегез, дәлилегез юк, янә сез уйлыйсыз ул җиңел эш, анда гөнаһ юк дип, әмма Аллаһ хозурында ул зур эшдер, ґәзабы каты булыр.

Choose other languages: