Quran Apps in many lanuages:

Surah An-Nisa Ayahs #90 Translated in Tatar

وَإِذَا حُيِّيتُمْ بِتَحِيَّةٍ فَحَيُّوا بِأَحْسَنَ مِنْهَا أَوْ رُدُّوهَا ۗ إِنَّ اللَّهَ كَانَ عَلَىٰ كُلِّ شَيْءٍ حَسِيبًا
Ий мөэминнәр! Әгәр сезгә берәүдән бүләк бирелсә, бүләк бирүчегә артыграк бүләк бирегез, яки үзегез алган бүләк хәтле бирегез! Шиксез, Аллаһ һәрнәрсәне хисап кылучы. (Бүләкнең һәр мөэмин өчен мөмкин һәм лязем булганы сәлам бирү һәм кайтарудыр).
اللَّهُ لَا إِلَٰهَ إِلَّا هُوَ ۚ لَيَجْمَعَنَّكُمْ إِلَىٰ يَوْمِ الْقِيَامَةِ لَا رَيْبَ فِيهِ ۗ وَمَنْ أَصْدَقُ مِنَ اللَّهِ حَدِيثًا
Аллаһудан башка Илаһә-мәгъбуд юк, мәгәр Аллаһ үзе генә. Кыямәтнең булачагында һич тә шик юк, ул көндә Аллаһ, әлбәттә, сезне хөкем итәр өчен җыяр. Аллаһудан да дөресерәк сөйләүче бармы? Әлбәттә, юк! Аллаһуның кыямәт була диген сүзе, әлбәттә, карар кылынган сүздер.
فَمَا لَكُمْ فِي الْمُنَافِقِينَ فِئَتَيْنِ وَاللَّهُ أَرْكَسَهُمْ بِمَا كَسَبُوا ۚ أَتُرِيدُونَ أَنْ تَهْدُوا مَنْ أَضَلَّ اللَّهُ ۖ وَمَنْ يُضْلِلِ اللَّهُ فَلَنْ تَجِدَ لَهُ سَبِيلًا
Ий мөэминнәр! Ни булды сезгә, монафикълар турында икегә бүленәсез? Аллаһ аларны мөселман булганнарыннан соң монафикълык кылганнары сәбәпле әүвәлге көферлекләренә кайтарды. Ий мөэминнәр! Аллаһ адаштырган кәферләрне, яки монафикъларны туры юлга күндермәкче буласызмы? Юк, күндерә алмассыз! Аллаһ бер кешене адаштырса, ул кешегә туры юлны тапмассың!
وَدُّوا لَوْ تَكْفُرُونَ كَمَا كَفَرُوا فَتَكُونُونَ سَوَاءً ۖ فَلَا تَتَّخِذُوا مِنْهُمْ أَوْلِيَاءَ حَتَّىٰ يُهَاجِرُوا فِي سَبِيلِ اللَّهِ ۚ فَإِنْ تَوَلَّوْا فَخُذُوهُمْ وَاقْتُلُوهُمْ حَيْثُ وَجَدْتُمُوهُمْ ۖ وَلَا تَتَّخِذُوا مِنْهُمْ وَلِيًّا وَلَا نَصِيرًا
Ул монафикълар үзләре имансыз булганнары кеби, сезнең дә имансыз булуыгызны телиләр. Әгәр аларга иярсәгез, алар белән бертигез кәфер булыр идегез, шулай булгач, алардан һичкемне дус тотмагыз! Исламны кабул итеп, динне куәтләр өчен һиҗерәт иткәннәренә чаклы. Әгәр ул монафикълар тәүбә итеп, чын мөселман булудан баш тартсалар, аларны кайда тапсагыз, шунда тотып үтерегез! Чөнки үзләре шулай эшлиләр. Кәферләрне һәм монафикъларны һич тә вәли һәм дә ярдәмче итеп алмагыз!
إِلَّا الَّذِينَ يَصِلُونَ إِلَىٰ قَوْمٍ بَيْنَكُمْ وَبَيْنَهُمْ مِيثَاقٌ أَوْ جَاءُوكُمْ حَصِرَتْ صُدُورُهُمْ أَنْ يُقَاتِلُوكُمْ أَوْ يُقَاتِلُوا قَوْمَهُمْ ۚ وَلَوْ شَاءَ اللَّهُ لَسَلَّطَهُمْ عَلَيْكُمْ فَلَقَاتَلُوكُمْ ۚ فَإِنِ اعْتَزَلُوكُمْ فَلَمْ يُقَاتِلُوكُمْ وَأَلْقَوْا إِلَيْكُمُ السَّلَمَ فَمَا جَعَلَ اللَّهُ لَكُمْ عَلَيْهِمْ سَبِيلًا
Мәгәр алар белән сезнең арада сугышмау солыхы булган кәферләрне үтермәгез, шулай ук кәферләрне яклап сезгә каршы сугышуны һәм сезне яклап кәферләргә каршы сугышуны да мәкрөһ күрүдән күңелләре тарыгып, синең яныңа килгән, бер якка да катнашмыйча сугышсыз торырга теләгән кешеләрне дә үтермәгез! Әгәр Аллаһ теләсә иде, бер якка да катнашмый торган кәферләрнең күңеленә сезнең белән сугышу теләген салыр иде, ул вакытта алар, әлбәттә, сезнең белән сугышыр иделәр. Ул кәферләр сездән аерылгач, сезгә каршы сугыш кылмасалар һәм сезнең белән сугышмаска солых төзесәләр, Аллаһ ул кәферләр зарарына йөрергә сезгә юл ачмады.

Choose other languages: