Quran Apps in many lanuages:

Surah An-Nisa Ayahs #143 Translated in Tatar

الَّذِينَ يَتَّخِذُونَ الْكَافِرِينَ أَوْلِيَاءَ مِنْ دُونِ الْمُؤْمِنِينَ ۚ أَيَبْتَغُونَ عِنْدَهُمُ الْعِزَّةَ فَإِنَّ الْعِزَّةَ لِلَّهِ جَمِيعًا
Мөэминнәрдән башка кәферләрне дус тоткан мөселманнар – монафикълардыр. (Бер мөселман кәфергә дус булса, яки мөселманнарның бөтен хәлләрен кәферләргә яшертен ирештереп торса, ул мөселман монафикъ буладыр башка начарлыгы булмаса да). Әйә ул монафикълар өстенлекне кәферләрдән өстиләрме? Бит көч-кодрәт һәм өстенлек фәкать Аллаһ кулындадыр.
وَقَدْ نَزَّلَ عَلَيْكُمْ فِي الْكِتَابِ أَنْ إِذَا سَمِعْتُمْ آيَاتِ اللَّهِ يُكْفَرُ بِهَا وَيُسْتَهْزَأُ بِهَا فَلَا تَقْعُدُوا مَعَهُمْ حَتَّىٰ يَخُوضُوا فِي حَدِيثٍ غَيْرِهِ ۚ إِنَّكُمْ إِذًا مِثْلُهُمْ ۗ إِنَّ اللَّهَ جَامِعُ الْمُنَافِقِينَ وَالْكَافِرِينَ فِي جَهَنَّمَ جَمِيعًا
Ий мөэминнәр! Дөреслектә сезгә Коръәндә ничә мәртәбә иңдерелде: Кәферләрнең Коръән аятьләрен инкяр итүләрен яки мәсхәрә кылып көлүләрен ишетсәгез, алар арасында утырмагыз, ягъни аларның бу кабахәт эшләре кайда булса да һич тә риза булып тормагыз, Коръән сүзләренә кагылмый торган сүзгә күчкәннәренә чаклы. Әгәр аларның Коръәнгә каршы булган сүзләренә һәм эшләренә риза булып торсагыз, ул вакытта алар җөмләсеннән булырсыз. Шиксез, Аллаһ монафикълар илә кәферләрне бер җәһәннәмгә җыячак.
الَّذِينَ يَتَرَبَّصُونَ بِكُمْ فَإِنْ كَانَ لَكُمْ فَتْحٌ مِنَ اللَّهِ قَالُوا أَلَمْ نَكُنْ مَعَكُمْ وَإِنْ كَانَ لِلْكَافِرِينَ نَصِيبٌ قَالُوا أَلَمْ نَسْتَحْوِذْ عَلَيْكُمْ وَنَمْنَعْكُمْ مِنَ الْمُؤْمِنِينَ ۚ فَاللَّهُ يَحْكُمُ بَيْنَكُمْ يَوْمَ الْقِيَامَةِ ۗ وَلَنْ يَجْعَلَ اللَّهُ لِلْكَافِرِينَ عَلَى الْمُؤْمِنِينَ سَبِيلًا
Ий мөэминнәр! Монафикълар сезнең хәлегезнең алар файдасына үзгәрмәкне көтәдер, әгәр сез Аллаһ ярдәме белән бер шәһәрне, я бер авылны алсагыз, монафикълар: Әйә без дә сезнең белән бергә түгел идекме? Безгә дә ганимәт малын бирегез, – диләр, әгәр сугышта кәферләр җиңсәләр, монафикълар: Әйә без сезгә мөселманнарның бөтен хәлләрен белдереп тордык түгелме? Һәм мөселманнарны җиңү өчен сезгә ярдәм күрсәттек түгелме? Безгә дә өлеш бирегез, – диярләр. Аллаһ кыямәт көнне сезнең илә монафикълар арасында булган хәл белән хөкем итәр. (Монафикълар Аллаң хөкем иткәндә төрле сыйфатка керә алмаслар дөньядагы кеби.) Аллаһ хак мөэминнәрне имансыз итәргә кәферләргә һич тә юл ачмады, ягъни кәферләр Коръән белән гамәл кылучы мөэминнең иманын алырга кадир булмаслар.
إِنَّ الْمُنَافِقِينَ يُخَادِعُونَ اللَّهَ وَهُوَ خَادِعُهُمْ وَإِذَا قَامُوا إِلَى الصَّلَاةِ قَامُوا كُسَالَىٰ يُرَاءُونَ النَّاسَ وَلَا يَذْكُرُونَ اللَّهَ إِلَّا قَلِيلًا
Әлбәттә, монафикълар Аллаһуны алдыйбыз дип уйлыйлар, Аллаһ исә аларны дөньяда һидәяттән, ахирәттә җәннәттән мәхрүм итеп алдаучыдыр. Әгәр монафикълар намазга торсалар кешеләргә рияланып ялкауланып кына торалар, күңелләре карарланырлык итеп Аллаһуны зекер итмиләр, ләкин гафил күңел илә бик аз гына зекер итәләр.
مُذَبْذَبِينَ بَيْنَ ذَٰلِكَ لَا إِلَىٰ هَٰؤُلَاءِ وَلَا إِلَىٰ هَٰؤُلَاءِ ۚ وَمَنْ يُضْلِلِ اللَّهُ فَلَنْ تَجِدَ لَهُ سَبِيلًا
Монафикълар мөэминнәр белән кәферләр арасында ике якның беренә була алмыйча хәйран калып йөрмәктәдер. (Аларны кәферләр дә, мөэминнәр дә яратмый, чөнки дөньяда иң яман кеше монафикътыр). Әгәр Аллаһ берәүне адаштырса, син аңа туры юлны һич тә тапмассың.

Choose other languages: