Surah An-Nisa Ayahs #133 Translated in Tatar
وَلَنْ تَسْتَطِيعُوا أَنْ تَعْدِلُوا بَيْنَ النِّسَاءِ وَلَوْ حَرَصْتُمْ ۖ فَلَا تَمِيلُوا كُلَّ الْمَيْلِ فَتَذَرُوهَا كَالْمُعَلَّقَةِ ۚ وَإِنْ تُصْلِحُوا وَتَتَّقُوا فَإِنَّ اللَّهَ كَانَ غَفُورًا رَحِيمًا
Карт хатын илә яшь хатын арасын тигезләргә тәкатегез җитмәсә, тигезләү өчен ныклап тырышсагыз да, шулай да яшь хатыннарыгыз ягына бөтенләй авышып, карт хатыннарыгызны нәүбәттән өлешсез итеп, ирсез хатыннар кеби калдырмагыз! Әгәр хатыннарыгыз арасында төзеклек белән торсагыз һәм золымнан саклансагыз! Шулай булганда, әлбәттә, Аллаһ кимчелекләрегезне ярлыкаучы вә рәхмәт итүче булды.
وَإِنْ يَتَفَرَّقَا يُغْنِ اللَّهُ كُلًّا مِنْ سَعَتِهِ ۚ وَكَانَ اللَّهُ وَاسِعًا حَكِيمًا
Әгәр ир илә хатын килешә алмыйча, аерылышсалар, Аллаһ үзенең рәхмәте илә икесен дә моңсыз кылыр, бит Аллаһ киң рәхмәтле вә мәслихәтчә эш кылучы булды.
وَلِلَّهِ مَا فِي السَّمَاوَاتِ وَمَا فِي الْأَرْضِ ۗ وَلَقَدْ وَصَّيْنَا الَّذِينَ أُوتُوا الْكِتَابَ مِنْ قَبْلِكُمْ وَإِيَّاكُمْ أَنِ اتَّقُوا اللَّهَ ۚ وَإِنْ تَكْفُرُوا فَإِنَّ لِلَّهِ مَا فِي السَّمَاوَاتِ وَمَا فِي الْأَرْضِ ۚ وَكَانَ اللَّهُ غَنِيًّا حَمِيدًا
Җирдәге вә күкләрдәге һәрнәрсә Аллаһ мөлкедер, алар белән үзе теләгәнчә эш кылыр. Ий мөэминнәр! Дөреслектә без сезгә һәм сездән әүвәл булган китап әһелләренә әмер бирдек, васыять әйттек: Аллаһ хөкемнәрен бозудан сакланыгыз, золым кылмагыз, Аллаһудан куркыгыз, – дип. Әгәр Аллаһуга карышып көферлек кылсагыз, җир вә күкләрдә булган һәрнәрсә Аллаһу тәгаләнеке, Аллаһ бай һәм мактаулы.
وَلِلَّهِ مَا فِي السَّمَاوَاتِ وَمَا فِي الْأَرْضِ ۚ وَكَفَىٰ بِاللَّهِ وَكِيلًا
Җирдә, күктә булган һәр вөҗүд Аллаһуныңдыр, янә барча кешеләр өстеннән эш йөртергә, көчле, гадел вәкил булырга Аллаһ үзе җитәдер.
إِنْ يَشَأْ يُذْهِبْكُمْ أَيُّهَا النَّاسُ وَيَأْتِ بِآخَرِينَ ۚ وَكَانَ اللَّهُ عَلَىٰ ذَٰلِكَ قَدِيرًا
Ий кешеләр! Әгәр Аллаһ теләсә сезне гөнаһларыгыз сәбәпле бөтен нәселегез белән һәлак итеп, юк кылыр да, сезнең, урыныгызга үзенә итагать итә торган кавемне китерер, Аллаһ бу эшне эшләргә кадир булды.
Choose other languages:

Albanian

Amharic

Azerbaijani

Bengali

Bosnian

Bulgarian

Burmese

Chinese

Danish

Dutch

English

Farsi

Filipino

French

Fulah

German

Gujarati

Hausa

Hindi

Indonesian

Italian

Japanese

Jawa

Kazakh

Khmer

Korean

Kurdish

Kyrgyz

Malay

Malayalam

Norwegian

Pashto

Persian

Polish

Portuguese

Punjabi

Russian

Sindhi

Sinhalese

Somali

Spanish

Swahili

Swedish

Tajik

Tamil

Tatar

Telugu

Thai

Turkish

Urdu

Uyghur

Uzbek

Vietnamese

Yoruba
