Quran Apps in many lanuages:

Surah An-Nisa Ayahs #128 Translated in Tatar

وَمَنْ يَعْمَلْ مِنَ الصَّالِحَاتِ مِنْ ذَكَرٍ أَوْ أُنْثَىٰ وَهُوَ مُؤْمِنٌ فَأُولَٰئِكَ يَدْخُلُونَ الْجَنَّةَ وَلَا يُظْلَمُونَ نَقِيرًا
Берәү чын мөэмин хәлеңдә изге гамәлләр кылса, кирәк – ир булсын, кирәк – хатын булсын, алар җәннәткә керерләр һәм җеп очы хәтле дә золым кылынмаслар.
وَمَنْ أَحْسَنُ دِينًا مِمَّنْ أَسْلَمَ وَجْهَهُ لِلَّهِ وَهُوَ مُحْسِنٌ وَاتَّبَعَ مِلَّةَ إِبْرَاهِيمَ حَنِيفًا ۗ وَاتَّخَذَ اللَّهُ إِبْرَاهِيمَ خَلِيلًا
Берәү йөзен Аллаһуга тәслим кылса, ягъни ислам юлы белән Аллаһуга тапшырылса һәм Коръән өйрәтүе буенча изге гамәлләр кылса, аннары Ибраһим диненә ияреп, хаклык тарафына ныклап юнәлсә, әнә шул кешенең диненнән дә күркәмрәк дин булырмы? Бит Аллаһ Ибраһимне үзенә дус итеп алды.
وَلِلَّهِ مَا فِي السَّمَاوَاتِ وَمَا فِي الْأَرْضِ ۚ وَكَانَ اللَّهُ بِكُلِّ شَيْءٍ مُحِيطًا
Җирдә һәм күкләрдә булган нәрсәләр һәммәсе Аллаһ мөлкедер һәм Аллаһ һәр нәрсәне чорнап алучы.
وَيَسْتَفْتُونَكَ فِي النِّسَاءِ ۖ قُلِ اللَّهُ يُفْتِيكُمْ فِيهِنَّ وَمَا يُتْلَىٰ عَلَيْكُمْ فِي الْكِتَابِ فِي يَتَامَى النِّسَاءِ اللَّاتِي لَا تُؤْتُونَهُنَّ مَا كُتِبَ لَهُنَّ وَتَرْغَبُونَ أَنْ تَنْكِحُوهُنَّ وَالْمُسْتَضْعَفِينَ مِنَ الْوِلْدَانِ وَأَنْ تَقُومُوا لِلْيَتَامَىٰ بِالْقِسْطِ ۚ وَمَا تَفْعَلُوا مِنْ خَيْرٍ فَإِنَّ اللَّهَ كَانَ بِهِ عَلِيمًا
Ий Мухәммәд г-м, синнән хатыннарның мирасы хакында фәтва сорыйлар, син аларга әйт: Хатыннарның мирасы хакында Аллаһ үзе фәтва бирә һәм ятим булган хатыннарның фарыз булган өлешләрен бирмисез, шул хакта укылган аятьләр фәтва бирә, – дип. Дәхи ятим хатыннарны ирләргә никахландырмыйсыз, шул хатыннарның һәм зәгыйфь балаларның мирасы хакында һәм дә ятим балалар хакында гадел булырга Коръән фәтва бирәдер, – дип әйт! Әгәр хәерле эшләрдән, изге гамәлләрдән кылсагыз, Аллаһ, әлбәттә, аны белүче булды.
وَإِنِ امْرَأَةٌ خَافَتْ مِنْ بَعْلِهَا نُشُوزًا أَوْ إِعْرَاضًا فَلَا جُنَاحَ عَلَيْهِمَا أَنْ يُصْلِحَا بَيْنَهُمَا صُلْحًا ۚ وَالصُّلْحُ خَيْرٌ ۗ وَأُحْضِرَتِ الْأَنْفُسُ الشُّحَّ ۚ وَإِنْ تُحْسِنُوا وَتَتَّقُوا فَإِنَّ اللَّهَ كَانَ بِمَا تَعْمَلُونَ خَبِيرًا
Әгәр бер хатын иренең бизгәнен яки талак кылырга теләгәнен сизсә, бу хатын белән иренең арасын төзәтеп дуслаштыруда гөнаһ юктыр. Килешү, гафу итешү аерылышудан хәерле. Нәфесләр саранлыкка хәзерләнеп торырлар, әгәр нәфесне җиңеп, бер-берегезгә изгелек итешсәгез һәм җәбер-золым итешүдән саклансагыз, бит Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән хәбәрдар булды, сезне сәгадәтле итәр.

Choose other languages: