Quran Apps in many lanuages:

Surah An-Nisa Ayahs #109 Translated in Tatar

إِنَّا أَنْزَلْنَا إِلَيْكَ الْكِتَابَ بِالْحَقِّ لِتَحْكُمَ بَيْنَ النَّاسِ بِمَا أَرَاكَ اللَّهُ ۚ وَلَا تَكُنْ لِلْخَائِنِينَ خَصِيمًا
Әлбәттә, без сиңа Коръәнне хаклык белән иңдердек, кешеләр арасында Аллаһ теләгәнчә гадел хөкем итмәклегең өчен. Шулай булгач, һәрбер хәлдә хыянәтчеләрне яклап, алар файдасына дәгъвәче булмагыл!
وَاسْتَغْفِرِ اللَّهَ ۖ إِنَّ اللَّهَ كَانَ غَفُورًا رَحِيمًا
Янә Аллаһуның ярлыкавын сора! Әлбәттә, Аллаһ ярлыкаучы, рәхмәт кылучы булды.
وَلَا تُجَادِلْ عَنِ الَّذِينَ يَخْتَانُونَ أَنْفُسَهُمْ ۚ إِنَّ اللَّهَ لَا يُحِبُّ مَنْ كَانَ خَوَّانًا أَثِيمًا
Янә үзләренә хыянәт иткән кешеләрне һәм ялганчыларны яклап тартышма, аларның эшен дөрескә санама! Бит Аллаһ хыянәтче гөнаһкәр кешеләрне һич тә сөйми.
يَسْتَخْفُونَ مِنَ النَّاسِ وَلَا يَسْتَخْفُونَ مِنَ اللَّهِ وَهُوَ مَعَهُمْ إِذْ يُبَيِّتُونَ مَا لَا يَرْضَىٰ مِنَ الْقَوْلِ ۚ وَكَانَ اللَّهُ بِمَا يَعْمَلُونَ مُحِيطًا
Хыянәтче кешеләр урлаган әйберләрен яки башка яман эшләрен кешеләрдән яшерәләр, ләкин Аллаһудан яшерә алмаслар, хәлбуки аларның хыянәтләрен карап торыр өчен Аллаһ алар белән бергәдер, кич белән Аллаһ риза булмый торган сүзләрне сөйләгән вакытларыңда. Әлбәттә, Аллаһ хыянәтчеләрнең эшләрен чорнап алучы.
هَا أَنْتُمْ هَٰؤُلَاءِ جَادَلْتُمْ عَنْهُمْ فِي الْحَيَاةِ الدُّنْيَا فَمَنْ يُجَادِلُ اللَّهَ عَنْهُمْ يَوْمَ الْقِيَامَةِ أَمْ مَنْ يَكُونُ عَلَيْهِمْ وَكِيلًا
Ий сез ошбу хыянәтче, ялганчы монафикъларны яклаучылар! Аларның гаебе юк, – дип хакка каршы тартыштыгыз дөньяда. Ахирәттә аларны яклап, Аллаһ белән кем тартышыр? Яки аларны химая кылыр өчен кыямәт көнендә алар файдасына кем вәкил булыр? Юк! Аларны яклаучы булмас!

Choose other languages: