Quran Apps in many lanuages:

Surah An-Nahl Ayahs #102 Translated in Tatar

فَإِذَا قَرَأْتَ الْقُرْآنَ فَاسْتَعِذْ بِاللَّهِ مِنَ الشَّيْطَانِ الرَّجِيمِ
Ий мөэмин бәндәм, әгәр Коръән укырга теләсәң, башта Әгузү-билләһи-минәш-шайтанир-раҗим, дип әйт!
إِنَّهُ لَيْسَ لَهُ سُلْطَانٌ عَلَى الَّذِينَ آمَنُوا وَعَلَىٰ رَبِّهِمْ يَتَوَكَّلُونَ
Әлбәттә, ул шайтанның иман китереп шәригать хөкемнәрен тулысынча үтәү өчен Аллаһуга тәвәккәл кылган хак мөэминнәргә ихтыяры юктыр, ягъни үзенә ияртергә көче җитмәс.
إِنَّمَا سُلْطَانُهُ عَلَى الَّذِينَ يَتَوَلَّوْنَهُ وَالَّذِينَ هُمْ بِهِ مُشْرِكُونَ
Бәлки шайтанның ихтыяры булыр, аны дус тоткан вә аны Аллаһуга тиңдәш кылган кешеләргә аларны үзе теләгәнчә аздырыр.
وَإِذَا بَدَّلْنَا آيَةً مَكَانَ آيَةٍ ۙ وَاللَّهُ أَعْلَمُ بِمَا يُنَزِّلُ قَالُوا إِنَّمَا أَنْتَ مُفْتَرٍ ۚ بَلْ أَكْثَرُهُمْ لَا يَعْلَمُونَ
Әгәр Без бер аятьнең хөкемен бетереп, аны икенче аять белән алыштырсак, Аллаһ белүчерәктер, нинди аять иңдерергә, шулай итеп, Аллаһ бер аятьне алыштырса, мөшрикләр Мухәммәд г-мгә син Аллаһуга ифтира кылучысың диләр, бәлки аларның күбрәге аятьнең алышуының хикмәтен белмиләр.
قُلْ نَزَّلَهُ رُوحُ الْقُدُسِ مِنْ رَبِّكَ بِالْحَقِّ لِيُثَبِّتَ الَّذِينَ آمَنُوا وَهُدًى وَبُشْرَىٰ لِلْمُسْلِمِينَ
Әйт: Алышынган аятьне Җәбраил г-м Аллаһудан хаклык белән иңдерде, мөэминнәрнең күңелен хаклыкка беркетер өчен вә аларга һидәят һәм сөенеч булсын өчен.

Choose other languages: