Quran Apps in many lanuages:

Surah An-Nahl Ayahs #104 Translated in Tatar

إِنَّمَا سُلْطَانُهُ عَلَى الَّذِينَ يَتَوَلَّوْنَهُ وَالَّذِينَ هُمْ بِهِ مُشْرِكُونَ
Бәлки шайтанның ихтыяры булыр, аны дус тоткан вә аны Аллаһуга тиңдәш кылган кешеләргә аларны үзе теләгәнчә аздырыр.
وَإِذَا بَدَّلْنَا آيَةً مَكَانَ آيَةٍ ۙ وَاللَّهُ أَعْلَمُ بِمَا يُنَزِّلُ قَالُوا إِنَّمَا أَنْتَ مُفْتَرٍ ۚ بَلْ أَكْثَرُهُمْ لَا يَعْلَمُونَ
Әгәр Без бер аятьнең хөкемен бетереп, аны икенче аять белән алыштырсак, Аллаһ белүчерәктер, нинди аять иңдерергә, шулай итеп, Аллаһ бер аятьне алыштырса, мөшрикләр Мухәммәд г-мгә син Аллаһуга ифтира кылучысың диләр, бәлки аларның күбрәге аятьнең алышуының хикмәтен белмиләр.
قُلْ نَزَّلَهُ رُوحُ الْقُدُسِ مِنْ رَبِّكَ بِالْحَقِّ لِيُثَبِّتَ الَّذِينَ آمَنُوا وَهُدًى وَبُشْرَىٰ لِلْمُسْلِمِينَ
Әйт: Алышынган аятьне Җәбраил г-м Аллаһудан хаклык белән иңдерде, мөэминнәрнең күңелен хаклыкка беркетер өчен вә аларга һидәят һәм сөенеч булсын өчен.
وَلَقَدْ نَعْلَمُ أَنَّهُمْ يَقُولُونَ إِنَّمَا يُعَلِّمُهُ بَشَرٌ ۗ لِسَانُ الَّذِي يُلْحِدُونَ إِلَيْهِ أَعْجَمِيٌّ وَهَٰذَا لِسَانٌ عَرَبِيٌّ مُبِينٌ
Тәхкыйк беләбез: Мухәммәдкә аятьләр Аллаһудан килми, аны кешеләр генә өйрәтә, – дигән сүзләрен. Мухәммәдне кеше генә өйрәтә дигән кешенең теле чит ил теледер, әмма Коръән ачык мәгънәле гарәп теле беләндер.
إِنَّ الَّذِينَ لَا يُؤْمِنُونَ بِآيَاتِ اللَّهِ لَا يَهْدِيهِمُ اللَّهُ وَلَهُمْ عَذَابٌ أَلِيمٌ
Аллаһуның аятьләренә ышанмаган кешеләрне Аллаһ һидәяткә салмыйдыр, ахирәттә аларга рәнҗеткүче ут ґәзабы булачак.

Choose other languages: