Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Qasas Ayahs #40 Translated in Tatar

فَلَمَّا جَاءَهُمْ مُوسَىٰ بِآيَاتِنَا بَيِّنَاتٍ قَالُوا مَا هَٰذَا إِلَّا سِحْرٌ مُفْتَرًى وَمَا سَمِعْنَا بِهَٰذَا فِي آبَائِنَا الْأَوَّلِينَ
Муса аларга Безнең аятьләребез һәм могҗизаларыбыз илә килгәч, алар әйттеләр: Мусаның могҗизасы могҗиза түгел, мәгәр Аллаһуга ифтира ителгән сихердер, ошбу пәйгамбәрлекне әүвәлге аталарыбыз заманасында булганын һич тә ишеткәнебез юк.
وَقَالَ مُوسَىٰ رَبِّي أَعْلَمُ بِمَنْ جَاءَ بِالْهُدَىٰ مِنْ عِنْدِهِ وَمَنْ تَكُونُ لَهُ عَاقِبَةُ الدَّارِ ۖ إِنَّهُ لَا يُفْلِحُ الظَّالِمُونَ
Муса әйтте: Аллаһ тарафыннан пәйгамбәрлек белән килгән кешене Ул үзе беләдер, вә ахирәттә җәннәт кемгә тиешле икәнне дә Ул яхшы беләдер, әмма залимнәр дөньяда – һидәяткә, ахирәттә – җәннәткә ирешә алмаслар.
وَقَالَ فِرْعَوْنُ يَا أَيُّهَا الْمَلَأُ مَا عَلِمْتُ لَكُمْ مِنْ إِلَٰهٍ غَيْرِي فَأَوْقِدْ لِي يَا هَامَانُ عَلَى الطِّينِ فَاجْعَلْ لِي صَرْحًا لَعَلِّي أَطَّلِعُ إِلَىٰ إِلَٰهِ مُوسَىٰ وَإِنِّي لَأَظُنُّهُ مِنَ الْكَاذِبِينَ
Фиргаун әйтте: Ий җәмәгать, сезнең өчен миннән башка Илаһә бар дип белмимен, ий Һаман, кирпеч яндырып минем өчен бер биек манара төзе, шаять мин югары менеп Мусаның Аллаһусын күрермен вә хәлен белермен, тәхкыйк миннән башка Аллаһ бар дип әйтүендә мин Мусаны ялганчылардан дип уйлыйм, – дип.
وَاسْتَكْبَرَ هُوَ وَجُنُودُهُ فِي الْأَرْضِ بِغَيْرِ الْحَقِّ وَظَنُّوا أَنَّهُمْ إِلَيْنَا لَا يُرْجَعُونَ
Фиргаун һәм аның гаскәре хаксыз тәкәбберләнделәр Мысыр җирендә, үлгәннән соң Безгә кайтарылмабыз дип уйлыйлар.
فَأَخَذْنَاهُ وَجُنُودَهُ فَنَبَذْنَاهُمْ فِي الْيَمِّ ۖ فَانْظُرْ كَيْفَ كَانَ عَاقِبَةُ الظَّالِمِينَ
Фиргаунне һәм аның гаскәрен тоттык соңра диңгезгә батырдык, карагыл залимнәрнең ахыры ничек булды.

Choose other languages: