Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Qasas Ayahs #42 Translated in Tatar

وَقَالَ فِرْعَوْنُ يَا أَيُّهَا الْمَلَأُ مَا عَلِمْتُ لَكُمْ مِنْ إِلَٰهٍ غَيْرِي فَأَوْقِدْ لِي يَا هَامَانُ عَلَى الطِّينِ فَاجْعَلْ لِي صَرْحًا لَعَلِّي أَطَّلِعُ إِلَىٰ إِلَٰهِ مُوسَىٰ وَإِنِّي لَأَظُنُّهُ مِنَ الْكَاذِبِينَ
Фиргаун әйтте: Ий җәмәгать, сезнең өчен миннән башка Илаһә бар дип белмимен, ий Һаман, кирпеч яндырып минем өчен бер биек манара төзе, шаять мин югары менеп Мусаның Аллаһусын күрермен вә хәлен белермен, тәхкыйк миннән башка Аллаһ бар дип әйтүендә мин Мусаны ялганчылардан дип уйлыйм, – дип.
وَاسْتَكْبَرَ هُوَ وَجُنُودُهُ فِي الْأَرْضِ بِغَيْرِ الْحَقِّ وَظَنُّوا أَنَّهُمْ إِلَيْنَا لَا يُرْجَعُونَ
Фиргаун һәм аның гаскәре хаксыз тәкәбберләнделәр Мысыр җирендә, үлгәннән соң Безгә кайтарылмабыз дип уйлыйлар.
فَأَخَذْنَاهُ وَجُنُودَهُ فَنَبَذْنَاهُمْ فِي الْيَمِّ ۖ فَانْظُرْ كَيْفَ كَانَ عَاقِبَةُ الظَّالِمِينَ
Фиргаунне һәм аның гаскәрен тоттык соңра диңгезгә батырдык, карагыл залимнәрнең ахыры ничек булды.
وَجَعَلْنَاهُمْ أَئِمَّةً يَدْعُونَ إِلَى النَّارِ ۖ وَيَوْمَ الْقِيَامَةِ لَا يُنْصَرُونَ
Без аларны дөньяда имамнар кылдык, алар үзләренә ияргән кешеләрне утка чакыралар, аларга кыямәт көнендә ярдәм бирелмәс.
وَأَتْبَعْنَاهُمْ فِي هَٰذِهِ الدُّنْيَا لَعْنَةً ۖ وَيَوْمَ الْقِيَامَةِ هُمْ مِنَ الْمَقْبُوحِينَ
Аларга бу дөньяда ләгънәтне иярттек, һәм кыямәт көнендә алар хурлыкта һәм ґәзабта булырлар.

Choose other languages: