Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Mumenoon Ayahs #23 Translated in Tatar

فَأَنْشَأْنَا لَكُمْ بِهِ جَنَّاتٍ مِنْ نَخِيلٍ وَأَعْنَابٍ لَكُمْ فِيهَا فَوَاكِهُ كَثِيرَةٌ وَمِنْهَا تَأْكُلُونَ
Ул су белән сезгә хөрмә, йөзем бакчаларын кылдык, сезнең өчен ул бакчаларда куп җимешләр бар, аларны сез ашыйсыз.
وَشَجَرَةً تَخْرُجُ مِنْ طُورِ سَيْنَاءَ تَنْبُتُ بِالدُّهْنِ وَصِبْغٍ لِلْآكِلِينَ
Дәхи Синай тавында үсә торган зәйтүн агачын кылдык, ул агач ашаучылар өчен май һәм ризыкның төсен үзгәртә торган буяу чыгарадыр.
وَإِنَّ لَكُمْ فِي الْأَنْعَامِ لَعِبْرَةً ۖ نُسْقِيكُمْ مِمَّا فِي بُطُونِهَا وَلَكُمْ فِيهَا مَنَافِعُ كَثِيرَةٌ وَمِنْهَا تَأْكُلُونَ
Дөреслектә дөя, сыер, куй, кәҗә хайваннарында сезнең өчен гыйбрәтләр бар, аларның корсакларындагы нәрсәдән сезне эчерәбез, аларның йон вә тиреләреннән дә сезгә күп файдалар бар вә аларның итләрен дә ашыйсыз.
وَعَلَيْهَا وَعَلَى الْفُلْكِ تُحْمَلُونَ
Корыда дөяләргә суда корабларга йөкләнәсез.
وَلَقَدْ أَرْسَلْنَا نُوحًا إِلَىٰ قَوْمِهِ فَقَالَ يَا قَوْمِ اعْبُدُوا اللَّهَ مَا لَكُمْ مِنْ إِلَٰهٍ غَيْرُهُ ۖ أَفَلَا تَتَّقُونَ
Нухны кавеменә пәйгамбәр итеп җибәрдек, ул әйтте: Ий кавемем Аллаһуга гыйбадәт кыйлыгыз Аңардан башка сезгә Илаһә юк мәгәр Аллаһ үзе генәдер, башкага гыйбадәт кыйлганыгыз өчен Аллаһудан курыкмыйсызмы?

Choose other languages: