Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Maeda Ayahs #22 Translated in Tatar

وَقَالَتِ الْيَهُودُ وَالنَّصَارَىٰ نَحْنُ أَبْنَاءُ اللَّهِ وَأَحِبَّاؤُهُ ۚ قُلْ فَلِمَ يُعَذِّبُكُمْ بِذُنُوبِكُمْ ۖ بَلْ أَنْتُمْ بَشَرٌ مِمَّنْ خَلَقَ ۚ يَغْفِرُ لِمَنْ يَشَاءُ وَيُعَذِّبُ مَنْ يَشَاءُ ۚ وَلِلَّهِ مُلْكُ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ وَمَا بَيْنَهُمَا ۖ وَإِلَيْهِ الْمَصِيرُ
Яһүд вә насара әйттеләр: Без Аллаһуның угыллары һәм аның сөеклерәге, – дип. Син аларга әйт: Алай булгач, ни өчен Аллаһ сезне гөнаһларыгыз өчен ґәзап кыладыр, – дип. Бәлки сез дә Аллаһ халык кылган башка кешеләр кебек үк кешеләрсез. Аллаһ теләгән бәндәсенең гөнаһларын ярлыкар, теләгән бәндәсен гөнаһы бәрабәрендә ґәзаб кылыр. Җирдә, күкләрдә вә араларында булган бөтен нәрсә Аллаһ байлыгыдыр һәм кайтачак җиребез Аллаһ алдынадыр.
يَا أَهْلَ الْكِتَابِ قَدْ جَاءَكُمْ رَسُولُنَا يُبَيِّنُ لَكُمْ عَلَىٰ فَتْرَةٍ مِنَ الرُّسُلِ أَنْ تَقُولُوا مَا جَاءَنَا مِنْ بَشِيرٍ وَلَا نَذِيرٍ ۖ فَقَدْ جَاءَكُمْ بَشِيرٌ وَنَذِيرٌ ۗ وَاللَّهُ عَلَىٰ كُلِّ شَيْءٍ قَدِيرٌ
Ий китап әһелләре! Сезгә рәсүлебез Мухәммәд г-м килде, сездән рәсүлләр һәм вәхи киселгән вакытта, ул сезгә Коръән белән хак динне бәян кылыр, әйтмәвегез өчен: Җәннәт белән шатландыручы, җәһәннәм белән куркытучы пәйгамбәр килмәде, – дип. Менә дөреслектә сезгә җәннәт белән шатландыручы һәм җәһәннәм ґәзабы белән куркытучы пәйгамбәр килде, ул сезгә әйтте: Коръән өйрәткәнчә ислам динен тотсагыз җәннәткә керерсез, әгәр Коръән белән гамәл кылмасагыз җәһәннәмгә керерсез, – диде. Аллаһ һәрнәрсәгә кадирдер.
وَإِذْ قَالَ مُوسَىٰ لِقَوْمِهِ يَا قَوْمِ اذْكُرُوا نِعْمَةَ اللَّهِ عَلَيْكُمْ إِذْ جَعَلَ فِيكُمْ أَنْبِيَاءَ وَجَعَلَكُمْ مُلُوكًا وَآتَاكُمْ مَا لَمْ يُؤْتِ أَحَدًا مِنَ الْعَالَمِينَ
Мусаның кауменә әйткән сүзләреннән гыйбрәт алыгыз! Әйтте: Ий каумем, Аллаһ сезгә биргән нигъмәтләрне хәтерләгез! Аллаһ арагызга күп пәйгамбәрләр күндерде, үзегездән сезгә патшалар кылды һәм галәмдә һичбер кавемгә бирмәгән нигъмәтләрне сезгә бирде хәтта күктән әзерләнгән ризыкларны иңдереп торды, – дип.
يَا قَوْمِ ادْخُلُوا الْأَرْضَ الْمُقَدَّسَةَ الَّتِي كَتَبَ اللَّهُ لَكُمْ وَلَا تَرْتَدُّوا عَلَىٰ أَدْبَارِكُمْ فَتَنْقَلِبُوا خَاسِرِينَ
Муса әйтте: Ий каумем Аллаһ билгеләгән һәм сезнең, өчен файдасы булган Әрихә шәһәренә керегез, Аллаһ әмерен үтәүдән баш тартмагыз, артка борылып китмәгез! Әгәр баш тартсагыз, әлбәттә, нигъмәтләрдән коры калып, хәсрәтләнүче булып әверелерсез.
قَالُوا يَا مُوسَىٰ إِنَّ فِيهَا قَوْمًا جَبَّارِينَ وَإِنَّا لَنْ نَدْخُلَهَا حَتَّىٰ يَخْرُجُوا مِنْهَا فَإِنْ يَخْرُجُوا مِنْهَا فَإِنَّا دَاخِلُونَ
Әлеге куркак кабилә башлыклары әйттеләр: Ий Муса Әрихә шәһәрендә көчле, батыр каум яши, без алардан куркабыз, шул сәбәпле шәһәргә һич тә кермәбез, хәтта ул каум шәһәрдән чыгып киткәннәренә чаклы. Әгәр алар шәһәрдән чыгып китсәләр, без, әлбәттә, шәһәргә керүчебез, – дип.

Choose other languages: