Surah Al-Kahf Ayahs #33 Translated in Tatar
وَقُلِ الْحَقُّ مِنْ رَبِّكُمْ ۖ فَمَنْ شَاءَ فَلْيُؤْمِنْ وَمَنْ شَاءَ فَلْيَكْفُرْ ۚ إِنَّا أَعْتَدْنَا لِلظَّالِمِينَ نَارًا أَحَاطَ بِهِمْ سُرَادِقُهَا ۚ وَإِنْ يَسْتَغِيثُوا يُغَاثُوا بِمَاءٍ كَالْمُهْلِ يَشْوِي الْوُجُوهَ ۚ بِئْسَ الشَّرَابُ وَسَاءَتْ مُرْتَفَقًا
Янә әйт: Ий кешеләр! Ошбу Коръән Раббыгыздан килгән хак сүзләрдер, туры юл вә гадел хөкемнәрдер, теләгән кеше Коръән белән гамәл кылып мөэмин булсын вә теләгән кеше Коръән белән гамәл кылмасын да кәфер булсын! Коръән белән гамәл кылмыйча үзләренә золым иткән имансызларга Без ут хәзерләдек, аларны утның ялкыны вә төтене чолгап алыр, әгәр эчәселәре килеп интексәләр, эчерелер аларга кайнарлыкта эрегән бакыр кеби сасы эрен суы, ул су бик каты кайнарлыктан, эчкәндә йөзләрен көйдерер, ул нинди кабахәт эчемлектер вә ул урын нинди кабахәт урындыр.
إِنَّ الَّذِينَ آمَنُوا وَعَمِلُوا الصَّالِحَاتِ إِنَّا لَا نُضِيعُ أَجْرَ مَنْ أَحْسَنَ عَمَلًا
Тәхкыйк гакыллы кешеләр иман китерделәр һәм Коръән юлы белән изге гамәлләр кылдылар, әлбәттә, Без изгелекне күркәмрәк итеп кылучының әҗерен җуймыйбыз.
أُولَٰئِكَ لَهُمْ جَنَّاتُ عَدْنٍ تَجْرِي مِنْ تَحْتِهِمُ الْأَنْهَارُ يُحَلَّوْنَ فِيهَا مِنْ أَسَاوِرَ مِنْ ذَهَبٍ وَيَلْبَسُونَ ثِيَابًا خُضْرًا مِنْ سُنْدُسٍ وَإِسْتَبْرَقٍ مُتَّكِئِينَ فِيهَا عَلَى الْأَرَائِكِ ۚ نِعْمَ الثَّوَابُ وَحَسُنَتْ مُرْتَفَقًا
Ул мөэминнәргә мәңгелек җәннәтләр булыр, җимеш агачлары астыннан татлы елгалар агадыр вә алар анда алтын беләзекләр белән зиннәтләнерләр вә яшел төстә калын һәм нечкә атластан, парчадан кием киярләр вә яхшы диваннарга утырып хозурланырлар, җәннәт нигъмәтләре ни хуш нигъмәтләр, вә җәннәтләр алар өчен ни күркәм урындыр.
وَاضْرِبْ لَهُمْ مَثَلًا رَجُلَيْنِ جَعَلْنَا لِأَحَدِهِمَا جَنَّتَيْنِ مِنْ أَعْنَابٍ وَحَفَفْنَاهُمَا بِنَخْلٍ وَجَعَلْنَا بَيْنَهُمَا زَرْعًا
Мөэминнәр илә кәферләргә ике ирне мисал китер: Ул ике ирнең берсенә ике йөзем бакчасын бирдек вә ул ике бакчаны хөрмә агачлары белән әйләндердек, вә ул ике бакча арасында игеннәр үстердек.
كِلْتَا الْجَنَّتَيْنِ آتَتْ أُكُلَهَا وَلَمْ تَظْلِمْ مِنْهُ شَيْئًا ۚ وَفَجَّرْنَا خِلَالَهُمَا نَهَرًا
Ул ике бакча мул уңыш бирде, җимешләреннән һичнәрсә кимемәде вә ул ике бакчаның уртасыннан елга агыздык.
Choose other languages:

Albanian

Amharic

Azerbaijani

Bengali

Bosnian

Bulgarian

Burmese

Chinese

Danish

Dutch

English

Farsi

Filipino

French

Fulah

German

Gujarati

Hausa

Hindi

Indonesian

Italian

Japanese

Jawa

Kazakh

Khmer

Korean

Kurdish

Kyrgyz

Malay

Malayalam

Norwegian

Pashto

Persian

Polish

Portuguese

Punjabi

Russian

Sindhi

Sinhalese

Somali

Spanish

Swahili

Swedish

Tajik

Tamil

Tatar

Telugu

Thai

Turkish

Urdu

Uyghur

Uzbek

Vietnamese

Yoruba
