Surah Al-Kahf Ayahs #20 Translated in Tatar
وَإِذِ اعْتَزَلْتُمُوهُمْ وَمَا يَعْبُدُونَ إِلَّا اللَّهَ فَأْوُوا إِلَى الْكَهْفِ يَنْشُرْ لَكُمْ رَبُّكُمْ مِنْ رَحْمَتِهِ وَيُهَيِّئْ لَكُمْ مِنْ أَمْرِكُمْ مِرْفَقًا
Янә араларыннан берсе әйтте: Имансыз кавемегездән аерылгач Аллаһудан башкага гыйбадәт кылмас булсагыз, кире тау тишегенә керегез! Аллаһ үз рәхмәтеннән сезгә дөнья, ахирәт киңлек бирер һәм эшләрегездә җиңеллек белән ризыкны мөйәссәр итәр.
وَتَرَى الشَّمْسَ إِذَا طَلَعَتْ تَزَاوَرُ عَنْ كَهْفِهِمْ ذَاتَ الْيَمِينِ وَإِذَا غَرَبَتْ تَقْرِضُهُمْ ذَاتَ الشِّمَالِ وَهُمْ فِي فَجْوَةٍ مِنْهُ ۚ ذَٰلِكَ مِنْ آيَاتِ اللَّهِ ۗ مَنْ يَهْدِ اللَّهُ فَهُوَ الْمُهْتَدِ ۖ وَمَنْ يُضْلِلْ فَلَنْ تَجِدَ لَهُ وَلِيًّا مُرْشِدًا
Әгәр син аларның яткан тишекләрен күрсәң иде, кояш тау тишегенең уң тарафыннан үтеп, аларга кояш төшмәс табар идең, вә әгәр кояш батканда аларны сул тарафта калдырып, янә өсләренә төшмәс табар идең вә алар тау тишегенең киң җирендәләр, һава күп йөрер. Ошбу зекер ителгән тау тишеге ияләренең вакыйгасы Аллаһуның кодрәтенә дәлаләт кыла торган ґәҗәеб галәмәтләрдән. Аллаһ кемне хак юлга күндерсә, шул кеше хак юлга күнелгән булыр, вә Аллаһ адаштырган кешене хак юлга күндерүчене тапмассың.
وَتَحْسَبُهُمْ أَيْقَاظًا وَهُمْ رُقُودٌ ۚ وَنُقَلِّبُهُمْ ذَاتَ الْيَمِينِ وَذَاتَ الشِّمَالِ ۖ وَكَلْبُهُمْ بَاسِطٌ ذِرَاعَيْهِ بِالْوَصِيدِ ۚ لَوِ اطَّلَعْتَ عَلَيْهِمْ لَوَلَّيْتَ مِنْهُمْ فِرَارًا وَلَمُلِئْتَ مِنْهُمْ رُعْبًا
Әгәр тау тишегендә йоклаучыларны күрсәң, күзләре ачык булу сәбәпле, йокламыйлар, дип уйлар идең вәхалән ки, алар йоклыйлардыр вә Без аларны йоклаган вакытларында, уңга һәм сулга өйләндерәбез тәмнәре бозылмасын өчен, вә аларның этләре дә ишек бусагасында ике аягын түшәп йоклыйлар. Әгәр син аларга карасаң, әлбәттә, алардан куркып качар идең вә алардан курку белән күкрәгең тулыр иде.
وَكَذَٰلِكَ بَعَثْنَاهُمْ لِيَتَسَاءَلُوا بَيْنَهُمْ ۚ قَالَ قَائِلٌ مِنْهُمْ كَمْ لَبِثْتُمْ ۖ قَالُوا لَبِثْنَا يَوْمًا أَوْ بَعْضَ يَوْمٍ ۚ قَالُوا رَبُّكُمْ أَعْلَمُ بِمَا لَبِثْتُمْ فَابْعَثُوا أَحَدَكُمْ بِوَرِقِكُمْ هَٰذِهِ إِلَى الْمَدِينَةِ فَلْيَنْظُرْ أَيُّهَا أَزْكَىٰ طَعَامًا فَلْيَأْتِكُمْ بِرِزْقٍ مِنْهُ وَلْيَتَلَطَّفْ وَلَا يُشْعِرَنَّ بِكُمْ أَحَدًا
Аларны йоклатканыбыз кеби каты йокыларыннан уяттык, үзара хәлләрен һәм күпме йоклаганнары хакында сорашсыннар өчен, араларыннан берсе: Тау тишегендә күпме тордыгыз, – дип сорады. Әйттедер: Бер көн тордык яки көннең бәгъзе өлешен генә тордык. Әйттеләр: Күпме торганыгызны Раббыгыз беләдер, ошбу хәзерләгән акча белән берегезне шәһәргә җибәрегез, барган кеше хәләл ризыкның яхшырагын карап алсын вә сак булсын, сезне дә һичкемгә белдермәсен!
إِنَّهُمْ إِنْ يَظْهَرُوا عَلَيْكُمْ يَرْجُمُوكُمْ أَوْ يُعِيدُوكُمْ فِي مِلَّتِهِمْ وَلَنْ تُفْلِحُوا إِذًا أَبَدًا
Чөнки алар сезне белсәләр, әлбәттә, ташлар белән бәреп үтерерләр яки көчләп үз диннәренә кайтарырлар, әгәр аларның батыл диненә керсәгез мәңге котыла алмассыз, – диделәр.
Choose other languages:

Albanian

Amharic

Azerbaijani

Bengali

Bosnian

Bulgarian

Burmese

Chinese

Danish

Dutch

English

Farsi

Filipino

French

Fulah

German

Gujarati

Hausa

Hindi

Indonesian

Italian

Japanese

Jawa

Kazakh

Khmer

Korean

Kurdish

Kyrgyz

Malay

Malayalam

Norwegian

Pashto

Persian

Polish

Portuguese

Punjabi

Russian

Sindhi

Sinhalese

Somali

Spanish

Swahili

Swedish

Tajik

Tamil

Tatar

Telugu

Thai

Turkish

Urdu

Uyghur

Uzbek

Vietnamese

Yoruba
