Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Isra Ayahs #63 Translated in Tatar

وَمَا مَنَعَنَا أَنْ نُرْسِلَ بِالْآيَاتِ إِلَّا أَنْ كَذَّبَ بِهَا الْأَوَّلُونَ ۚ وَآتَيْنَا ثَمُودَ النَّاقَةَ مُبْصِرَةً فَظَلَمُوا بِهَا ۚ وَمَا نُرْسِلُ بِالْآيَاتِ إِلَّا تَخْوِيفًا
Пәйгамбәрләргә төрле могҗизалар иңдерүдән Безне һичнәрсә тыймады, мәгәр әүвәлге кавемнәрнең могҗизаларны инкяр итүләре тыйды, ягъни һәр кавем могҗизаларны сихер диделәр. Сәмуд кавеменә ачык могҗиза итеп таштан тере дөя чыгардык, ул дөяне алар золым итеп үтерделәр. Шундый кавемнәргә могҗизалар җибәрмибез, мәгәр аларны куркытмак һәм газап кыйлмак өчен җибәрәбез.
وَإِذْ قُلْنَا لَكَ إِنَّ رَبَّكَ أَحَاطَ بِالنَّاسِ ۚ وَمَا جَعَلْنَا الرُّؤْيَا الَّتِي أَرَيْنَاكَ إِلَّا فِتْنَةً لِلنَّاسِ وَالشَّجَرَةَ الْمَلْعُونَةَ فِي الْقُرْآنِ ۚ وَنُخَوِّفُهُمْ فَمَا يَزِيدُهُمْ إِلَّا طُغْيَانًا كَبِيرًا
Тәхкыйк синең Раббың кешеләрне барчасын чолгап алды, дип, сиңа әйткәнебезне хәтерлә! Мигьраҗ кичәсендә сиңа күрсәткән нәрсәләребез кешеләргә фетнә вә имтихан булды, вә җәһәннәмдә үсеп тора торган ләгънәт кыйлынган агачның Коръәндә әйтелүе ышанучыларга имтихан, ышанмаучыларга фетнә булды. Вә Коръән белән гамәл кыйлмаучыларны куркытабыз, ләкин куркытуыбыз аларга олугъ азгынлыктан башканы арттырмыйдыр. Ягъни имансыз кешеләр җәһәннәм ґәзабы белән куркыткан саен Аллаһуга каршылыкларын арттырып, аза гына баралар.
وَإِذْ قُلْنَا لِلْمَلَائِكَةِ اسْجُدُوا لِآدَمَ فَسَجَدُوا إِلَّا إِبْلِيسَ قَالَ أَأَسْجُدُ لِمَنْ خَلَقْتَ طِينًا
Фәрештәләргә, адәмгә сәҗдә кыйлыгыз дидек, фәрештәләр барчасы сәҗдә кыйлдылар, мәгәр Иблис сәҗдә кыйлмады, вә әйтте: Балчыктан халык кыйлынган адәмгә сәҗдә кыйламмы соң? – дип.
قَالَ أَرَأَيْتَكَ هَٰذَا الَّذِي كَرَّمْتَ عَلَيَّ لَئِنْ أَخَّرْتَنِ إِلَىٰ يَوْمِ الْقِيَامَةِ لَأَحْتَنِكَنَّ ذُرِّيَّتَهُ إِلَّا قَلِيلًا
Янә Иблис әйтте: Йә Рабби, ни өчен бу Адәмне миннән артык кыйлдың? Әгәр миңа кыямәткә чаклы яшәргә ирек бирсәң, әлбәттә, Адәмнең балаларын йөгәнләп яман юлга, бозык эшләргә тартырмын, мәгәр бик азлары калыр.
قَالَ اذْهَبْ فَمَنْ تَبِعَكَ مِنْهُمْ فَإِنَّ جَهَنَّمَ جَزَاؤُكُمْ جَزَاءً مَوْفُورًا
Аллаһ әйтте: Кит алдымнан! Кем сиңа иярсә, аларның һәм синең ґәзабыгыз камил җәһәннәм ґәзабы булыр.

Choose other languages: