Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Hijr Ayahs #54 Translated in Tatar

وَأَنَّ عَذَابِي هُوَ الْعَذَابُ الْأَلِيمُ
Дәхи Минем ґәзабым Миңа итагать итмәгәннәргә бик каты ґәзабтыр.
وَنَبِّئْهُمْ عَنْ ضَيْفِ إِبْرَاهِيمَ
Дәхи бәндәләремә Ибраһимнең кунакларыннан хәбәр бир!
إِذْ دَخَلُوا عَلَيْهِ فَقَالُوا سَلَامًا قَالَ إِنَّا مِنْكُمْ وَجِلُونَ
Кунаклар Ибраһим янына кергәч, сәлам бирделәр, алар фәрештәләр иде, Ибраһим: Мин сездән куркамын, – диде.
قَالُوا لَا تَوْجَلْ إِنَّا نُبَشِّرُكَ بِغُلَامٍ عَلِيمٍ
Фәрештәләр әйттеләр: Син бездән курыкма, без сиңа шатлыклы хәбәр китердек, сездән бер галим бала туачак.
قَالَ أَبَشَّرْتُمُونِي عَلَىٰ أَنْ مَسَّنِيَ الْكِبَرُ فَبِمَ تُبَشِّرُونَ
Ибраһим ґәләйһис-сәләм әйтте: Ґәҗәб, сез миңа карт көнемдә бала белән сөенеч бирәсезме? Нинди ґәҗәб нәрсә белән хәбәр бирәсез!

Choose other languages: