Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Hijr Ayahs #53 Translated in Tatar

نَبِّئْ عِبَادِي أَنِّي أَنَا الْغَفُورُ الرَّحِيمُ
Минем хак мөэмин бәндәләремә хәбәр бир, тәхкыйк Мин үземә итагать итүче бәндәләремне ярлыкаучы вә аларга рәхмәт итүчемен.
وَأَنَّ عَذَابِي هُوَ الْعَذَابُ الْأَلِيمُ
Дәхи Минем ґәзабым Миңа итагать итмәгәннәргә бик каты ґәзабтыр.
وَنَبِّئْهُمْ عَنْ ضَيْفِ إِبْرَاهِيمَ
Дәхи бәндәләремә Ибраһимнең кунакларыннан хәбәр бир!
إِذْ دَخَلُوا عَلَيْهِ فَقَالُوا سَلَامًا قَالَ إِنَّا مِنْكُمْ وَجِلُونَ
Кунаклар Ибраһим янына кергәч, сәлам бирделәр, алар фәрештәләр иде, Ибраһим: Мин сездән куркамын, – диде.
قَالُوا لَا تَوْجَلْ إِنَّا نُبَشِّرُكَ بِغُلَامٍ عَلِيمٍ
Фәрештәләр әйттеләр: Син бездән курыкма, без сиңа шатлыклы хәбәр китердек, сездән бер галим бала туачак.

Choose other languages: