Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Hashr Ayahs #20 Translated in Tatar

كَمَثَلِ الشَّيْطَانِ إِذْ قَالَ لِلْإِنْسَانِ اكْفُرْ فَلَمَّا كَفَرَ قَالَ إِنِّي بَرِيءٌ مِنْكَ إِنِّي أَخَافُ اللَّهَ رَبَّ الْعَالَمِينَ
Монафикъларның яһүдләргә ярдәм итәбез диюләре, шайтан кебидер ки, ул шайтан кешегә кәфер бул диде, ягъни иманнан, һидәяттән ерак булырга вәсвәсә кылды, ул кеше шайтанга ияреп кәфер булгач, шайтан әйтте: Ий имансыз кеше, мин синнән бизүчемен, чөнки мин барча галәмне тәрбияләүче Аллаһудан куркамын, – дип.
فَكَانَ عَاقِبَتَهُمَا أَنَّهُمَا فِي النَّارِ خَالِدَيْنِ فِيهَا ۚ وَذَٰلِكَ جَزَاءُ الظَّالِمِينَ
Шайтанга ияргән кеше белән шайтанның, ахыр хәлләре, тәхкыйк алар икесе дә утта мәңге калучылардыр. Җәһәннәм утында мәңге калмак, залимнәрнең җәзасыдыр.
يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا اتَّقُوا اللَّهَ وَلْتَنْظُرْ نَفْسٌ مَا قَدَّمَتْ لِغَدٍ ۖ وَاتَّقُوا اللَّهَ ۚ إِنَّ اللَّهَ خَبِيرٌ بِمَا تَعْمَلُونَ
Ий мөэминнәр, Аллаһудан куркыгыз, Аңа гөнаһлы булудан сакланыгыз, вә һәркем ахирәт өчен кылган гамәлләрен тикшереп карасын, ягъни үлем килмәс борын иманын, динен төзәтсен, вә Аллаһ ґәзабыннан сакланыгыз, бит Аллаһ сезнең кылган эшләрегездән хәбәрдардер.
وَلَا تَكُونُوا كَالَّذِينَ نَسُوا اللَّهَ فَأَنْسَاهُمْ أَنْفُسَهُمْ ۚ أُولَٰئِكَ هُمُ الْفَاسِقُونَ
Янә сез Аллаһуны оныткан вә Аның боерыкларын тотмаган кешеләр кеби булмагыз, Аллаһ оныттырды аларга үзләрен, хәтта үзләренә нәрсә файдалы, нәрсә зарарлы икәнен белмәс булдылар. Намаз укымыйча, Коръән белән гамәл кылмыйча Аллаһуны онытып йөргән кешеләр фасыйклардыр.
لَا يَسْتَوِي أَصْحَابُ النَّارِ وَأَصْحَابُ الْجَنَّةِ ۚ أَصْحَابُ الْجَنَّةِ هُمُ الْفَائِزُونَ
Ут әһелләре белән җәннәт әһелләре һич тә бертигез хәлдә булмаслар, җәннәт әһелләре – алар котылучы вә өстенлек табучылардыр.

Choose other languages: