Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Hajj Ayahs #44 Translated in Tatar

الَّذِينَ أُخْرِجُوا مِنْ دِيَارِهِمْ بِغَيْرِ حَقٍّ إِلَّا أَنْ يَقُولُوا رَبُّنَا اللَّهُ ۗ وَلَوْلَا دَفْعُ اللَّهِ النَّاسَ بَعْضَهُمْ بِبَعْضٍ لَهُدِّمَتْ صَوَامِعُ وَبِيَعٌ وَصَلَوَاتٌ وَمَسَاجِدُ يُذْكَرُ فِيهَا اسْمُ اللَّهِ كَثِيرًا ۗ وَلَيَنْصُرَنَّ اللَّهُ مَنْ يَنْصُرُهُ ۗ إِنَّ اللَّهَ لَقَوِيٌّ عَزِيزٌ
Ул кәферләрдән золым күрүче мөэминнәр: Безнең, Раббыбыз Аллаһ, – дип әйткән өчен йортларыннан чыгарылдылар. Әгәр Аллаһу тәгаләнең залим кешеләрне гадел кешеләр белән бастырып мазлумнарны яклавы булмаса иде, әлбәттә, манахларның сумгалары, насараларның чиркәүләре, яһүдләрнең гыйбадәт йортлары вә мөселманнарның Аллаһуның исеме күп зекер ителә торган мәсҗидләре егылып, җимерелер иде. Аллаһ ризалыгы өчен ислам диненә нинди юл белән булса да ярдәм итүчегә, әлбәттә, Аллаһ ул кешегә ярдәм бирер, Аллаһ куәт иясе вә һәр эштә җиңүче.
الَّذِينَ إِنْ مَكَّنَّاهُمْ فِي الْأَرْضِ أَقَامُوا الصَّلَاةَ وَآتَوُا الزَّكَاةَ وَأَمَرُوا بِالْمَعْرُوفِ وَنَهَوْا عَنِ الْمُنْكَرِ ۗ وَلِلَّهِ عَاقِبَةُ الْأُمُورِ
Йортларыннан чыгарылган мөэминнәрне бер җиргә урынлаштырсак, алар намазларын вакытында укырлар, вә зәкятләрен бирерләр һәм кешеләрне яхшылыкка Коръән юлына өндәрләр, һәм гөнаһлы эшләрдән тыярлар, эшләрнең ахыры Аллаһуга хастыр.
وَإِنْ يُكَذِّبُوكَ فَقَدْ كَذَّبَتْ قَبْلَهُمْ قَوْمُ نُوحٍ وَعَادٌ وَثَمُودُ
Ий Мухәммәд г-м әгәр сине ялганчы дисәләр, бу кәферләрдән элек Нух кавеме Нухны ялганчы диделәр, вә Гад кавеме Гадны, Сәмуд кавеме Сәмудны ялганчы диделәр.
وَقَوْمُ إِبْرَاهِيمَ وَقَوْمُ لُوطٍ
Намруд кавеме Ибраһимне, Лут кавеме Лутны.
وَأَصْحَابُ مَدْيَنَ ۖ وَكُذِّبَ مُوسَىٰ فَأَمْلَيْتُ لِلْكَافِرِينَ ثُمَّ أَخَذْتُهُمْ ۖ فَكَيْفَ كَانَ نَكِيرِ
Мәдйән кавеме Шөґәебне ялганчы диделәр, вә Муса да ялганга тотылды. Кәферләргә әҗәлләре җиткәнче ирек бирдем, соңра аларны ґәзаб белән тоттым, аларга Минем мәкерем ничек булды?

Choose other languages: