Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Furqan Ayahs #12 Translated in Tatar

أَوْ يُلْقَىٰ إِلَيْهِ كَنْزٌ أَوْ تَكُونُ لَهُ جَنَّةٌ يَأْكُلُ مِنْهَا ۚ وَقَالَ الظَّالِمُونَ إِنْ تَتَّبِعُونَ إِلَّا رَجُلًا مَسْحُورًا
Яки аңа күктән нигъмәтләр иңдерелсә, базарда йөрмәс иде, яки аның һәртөрле җимеш бирә торган бакчасы булып, шул бакчадан ашасын иде дип. Янә ул залимнәр әйттеләр: Әгәр сез бу Мухәммәдкә иярсәгез, сихерләнгән кешегә ияргән буласыз, – дип.
انْظُرْ كَيْفَ ضَرَبُوا لَكَ الْأَمْثَالَ فَضَلُّوا فَلَا يَسْتَطِيعُونَ سَبِيلًا
Ий Мухәммәд г-м, кара инде ул ахмакларга, синең хакыңда нәрсә сөйлиләр, алар хакны белүдән, пәйгамбәрне танудан адаштылар, инде туры юлны табарга көчләре җитмәс.
تَبَارَكَ الَّذِي إِنْ شَاءَ جَعَلَ لَكَ خَيْرًا مِنْ ذَٰلِكَ جَنَّاتٍ تَجْرِي مِنْ تَحْتِهَا الْأَنْهَارُ وَيَجْعَلْ لَكَ قُصُورًا
Барча вөҗүдтән бөек Аллаһ, әгәр теләсә, сиңа алар әйткән бакчадан яхшырак бакча кылыр иде, дөньяда ул бакчалардан елгалар да агызыр, вә сиңа бөек өйләр дә кылыр иде, ләкин аларны Аллаһ ахирәткә калдырды.
بَلْ كَذَّبُوا بِالسَّاعَةِ ۖ وَأَعْتَدْنَا لِمَنْ كَذَّبَ بِالسَّاعَةِ سَعِيرًا
Бәлки алар кыямәтне ялганга тоттылар, шуңа күрә алар дөньяга алдандылар, кыямәтне ялганлаучыга каты утны хәзерләдек.
إِذَا رَأَتْهُمْ مِنْ مَكَانٍ بَعِيدٍ سَمِعُوا لَهَا تَغَيُّظًا وَزَفِيرًا
Утны алар ерактан күргәч, ул утта ачуланып кайнаган тавышны ишетерләр, дәхи ишәк тавышы кеби яман тавышын ишетерләр.

Choose other languages: