Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Furqan Ayahs #10 Translated in Tatar

قُلْ أَنْزَلَهُ الَّذِي يَعْلَمُ السِّرَّ فِي السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ ۚ إِنَّهُ كَانَ غَفُورًا رَحِيمًا
Әйт: Ул Коръәнне җирдәге вә күкләрдәге яшерен серләрне белүче Аллаһ иңдерде, вә Ул – Аллаһ мөэминнәрне ярлыкаучы һәм аларга рәхмәт итүче булды, – дип.
وَقَالُوا مَالِ هَٰذَا الرَّسُولِ يَأْكُلُ الطَّعَامَ وَيَمْشِي فِي الْأَسْوَاقِ ۙ لَوْلَا أُنْزِلَ إِلَيْهِ مَلَكٌ فَيَكُونَ مَعَهُ نَذِيرًا
Мөшрикләр әйттеләр: Мин пәйгамбәр диюче Мухәммәдкә ни булды, башка кешеләр кеби аш ашый, базарларда йөри, ни булыр иде, әгәр Мухәммәдкә бер фәрештә иңгән булса, шул фәрештә белән аның Аллаһ ґәзабы белән куркытучы пәйгамбәр икәнлеге ачыкланыр иде.
أَوْ يُلْقَىٰ إِلَيْهِ كَنْزٌ أَوْ تَكُونُ لَهُ جَنَّةٌ يَأْكُلُ مِنْهَا ۚ وَقَالَ الظَّالِمُونَ إِنْ تَتَّبِعُونَ إِلَّا رَجُلًا مَسْحُورًا
Яки аңа күктән нигъмәтләр иңдерелсә, базарда йөрмәс иде, яки аның һәртөрле җимеш бирә торган бакчасы булып, шул бакчадан ашасын иде дип. Янә ул залимнәр әйттеләр: Әгәр сез бу Мухәммәдкә иярсәгез, сихерләнгән кешегә ияргән буласыз, – дип.
انْظُرْ كَيْفَ ضَرَبُوا لَكَ الْأَمْثَالَ فَضَلُّوا فَلَا يَسْتَطِيعُونَ سَبِيلًا
Ий Мухәммәд г-м, кара инде ул ахмакларга, синең хакыңда нәрсә сөйлиләр, алар хакны белүдән, пәйгамбәрне танудан адаштылар, инде туры юлны табарга көчләре җитмәс.
تَبَارَكَ الَّذِي إِنْ شَاءَ جَعَلَ لَكَ خَيْرًا مِنْ ذَٰلِكَ جَنَّاتٍ تَجْرِي مِنْ تَحْتِهَا الْأَنْهَارُ وَيَجْعَلْ لَكَ قُصُورًا
Барча вөҗүдтән бөек Аллаһ, әгәр теләсә, сиңа алар әйткән бакчадан яхшырак бакча кылыр иде, дөньяда ул бакчалардан елгалар да агызыр, вә сиңа бөек өйләр дә кылыр иде, ләкин аларны Аллаһ ахирәткә калдырды.

Choose other languages: