Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Furqan Ayahs #31 Translated in Tatar

وَيَوْمَ يَعَضُّ الظَّالِمُ عَلَىٰ يَدَيْهِ يَقُولُ يَا لَيْتَنِي اتَّخَذْتُ مَعَ الرَّسُولِ سَبِيلًا
Ул көндә Коръән белән гамәл итмәгән залим каты хәсрәттән ике кулын тешләр, вә әйтер: Ни булыр иде дөньяда пәйгамбәргә ияреп аның белән бергә хак юлны тоткан булсам.
يَا وَيْلَتَىٰ لَيْتَنِي لَمْ أَتَّخِذْ فُلَانًا خَلِيلًا
Ни үкенеч һәлак булу килде, ни булыр иде фәлән кәферне дус тотмаган булсам.
لَقَدْ أَضَلَّنِي عَنِ الذِّكْرِ بَعْدَ إِذْ جَاءَنِي ۗ وَكَانَ الشَّيْطَانُ لِلْإِنْسَانِ خَذُولًا
Тәхкыйк ул мине Коръәннән биздерде миңа ул Коръән Аллаһудан килгәннән соң, шайтан кешене алдан ташлап китәр булды.
وَقَالَ الرَّسُولُ يَا رَبِّ إِنَّ قَوْمِي اتَّخَذُوا هَٰذَا الْقُرْآنَ مَهْجُورًا
Мухәммәд г-м әйтте: Йә Рабби, минем кавемем ошбу Коръәнне инкяр итеп куйдылар, кабул итмәделәр һәм кешеләрне дә аның белән гамәл кылудан тыйдылар.
وَكَذَٰلِكَ جَعَلْنَا لِكُلِّ نَبِيٍّ عَدُوًّا مِنَ الْمُجْرِمِينَ ۗ وَكَفَىٰ بِرَبِّكَ هَادِيًا وَنَصِيرًا
Синең дошманнарың булган кеби имансызлардан һәр пәйгамбәргә дошманнар кылдык, алар сабыр иттеләр, син да сабыр ит, сине һидәяткә күндерергә һәм дошманнарыңа каршы ярдәм бирергә Раббың җитәдер.

Choose other languages: