Quran Apps in many lanuages:

Surah Al-Baqara Ayahs #55 Translated in Tatar

وَإِذْ وَاعَدْنَا مُوسَىٰ أَرْبَعِينَ لَيْلَةً ثُمَّ اتَّخَذْتُمُ الْعِجْلَ مِنْ بَعْدِهِ وَأَنْتُمْ ظَالِمُونَ
Янә хәтерләгез шуны, Мусага Тәүратны иңдермәк өчен Тур тавында аны кырык көн тотмак белән вәгъдә кылдык. Муса Тур тавына киткәч, сез бозау ясап, шул бозауга гыйбадәт кыла башладыгыз. Шуның өчен сез залимнәрсез.
ثُمَّ عَفَوْنَا عَنْكُمْ مِنْ بَعْدِ ذَٰلِكَ لَعَلَّكُمْ تَشْكُرُونَ
Шул эшегездән соң сезне гафу кылдык, шөкер итүегез өчен. Чөнки алар Муса кайткач тәүбә иттеләр.
وَإِذْ آتَيْنَا مُوسَى الْكِتَابَ وَالْفُرْقَانَ لَعَلَّكُمْ تَهْتَدُونَ
Янә шуны хәтерләгез, туры юлга күнелмәклегегез өчен Муса г-мгә китап бирдек. Ул китап хак белән батыл арасын аеручы иде.
وَإِذْ قَالَ مُوسَىٰ لِقَوْمِهِ يَا قَوْمِ إِنَّكُمْ ظَلَمْتُمْ أَنْفُسَكُمْ بِاتِّخَاذِكُمُ الْعِجْلَ فَتُوبُوا إِلَىٰ بَارِئِكُمْ فَاقْتُلُوا أَنْفُسَكُمْ ذَٰلِكُمْ خَيْرٌ لَكُمْ عِنْدَ بَارِئِكُمْ فَتَابَ عَلَيْكُمْ ۚ إِنَّهُ هُوَ التَّوَّابُ الرَّحِيمُ
Муса г-м кавеменә әйтте: Ий кавемем! Сез, әлбәттә, үзегезгә золым кылдыгыз бозауга табынганыгыз өчен, халкыгызга тәүбә итегез, үзегезне үтерегез! Ягъни бозауга табынучыларны үтерегез, шул сезгә тәүбә булыр. Халкыгыз каршында бу эш сезгә хәерле. Аллаһ тәүбәләрне кабул итәр, әлбәттә, Ул – тәүбәләрне кабул итүче, рәхимле.
وَإِذْ قُلْتُمْ يَا مُوسَىٰ لَنْ نُؤْمِنَ لَكَ حَتَّىٰ نَرَى اللَّهَ جَهْرَةً فَأَخَذَتْكُمُ الصَّاعِقَةُ وَأَنْتُمْ تَنْظُرُونَ
Янә, ий Муса! Безгә Аллаһуны ачык итеп күрсәтмичә, сиңа ышанмыйбыз, Аллаһуны безгә күрсәт! – дигәнегезне дә хәтерләгез! Аллаһуны күрергә теләгән вакытыгызда Аның нуры сезне тотты, ул нурга карап торган хәлегездә. (Муса Тур тавына Аллаһудан Тәүрат алырга барганда үзе белән бергә җитмеш кеше алды, ул кешеләрне тау итәгендә калдырып, үзе тау өстенә чыкты, анда Муса Аллаһ белән сөйләште һәм Аллаһ Мусага Тәүратны бирде. Муса Тәүратны алып, әлеге җитмеш кеше янына килгәч, ул кешеләр: Ий Муса, син Аллаһуны күргәнсең, безгә дә күрсәт, – диделәр. Муса әйтте: Мин күрергә теләгән идем Аллаһуны, Ул тауга карады һәм тау ярылды. Мин курыктым һәм тәүбә иттем, – диде. Алар һаман: Аллаһуны күрмичә ышанмыйбыз, – диделәр. Шуннан соң Аллаһу тәгалә нурын иңдереп, шул җитмеш кешене көйдереп үтерде).

Choose other languages: